Мөселман киносы фестивале ачылышында режиссер Илдар Ягъфәровны җырчы Аида Гарифуллинаның әнисе белән ялгыш өйләндереп куялар

5 август кичендә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә XII Казан халыкара мөселман киносы фестивален ачылу тантанасы үтте. Оештыручылар кинофорумга 50 илдән 703 иҗади эш җибәрелүе белән горурланса, татар милли зыялылары татар киносының һаман да юклыгына зарланды.

Дүшәмбе фестивальнең тантаналы ачылышы алдыннан «Пирамида» күңел ачу комплексы каршын халык сырып алган иде. Барысы да кино йолдызларын көтә. Тамашачыларның күбесе — өлкәннәр, фестиваль ачылышында алар да яшьләрне кабатлагандай, телефон, фотокамераларын алып «йолдыз»ларны төшерергә дип әзерләнеп торды. Башта мөселман киемнәреннән кызлар дефиле оештырды, халык бу кызлар тизрәк узып китсен иде, «йолдыз»ларны эләктерә алмаячакбыз дип борчылды. Тик кунакларны каршы алу ашык-пошык булды.

Казан кинофестиваленә килгән мәртәбәле кунакларны «Пирамида» каршында кызыл келәм җәеп каршы алдылар. Аларны бина артыннан борылып килгән ак минивэннар ташып торды. Әүвәл елларда лимузиннарны эшкә җигәләр иде, быел «эконом» вариант сайланган. Икътисади кризис монда да чагыла.

Татар артистларын алып килгәндә, гомумән, урамнан ниндидер очраклы автобус тотканнар диярсең. Кадерле татар артислары лимузиннарда килергә хокуклы булса да, алар «Обзорная экскурсия» дип язылган кечкенә автобустан килеп төште. Кунакларны җырчы Алсу Әбелханова белән театр артисты Борис Львович каршы алып торды. Берсе татарча комментар биреп торса, икенчесе урыс теле өчен җаваплы. Алар сценарий нигезендә генә эшләде дигән хис калды. Келәмнән кем барганын белмәде дә, күрмәде дә. Шуңа да казуслы хәлләр күп булды. Мәсәлән, танылган татар режиссеры, Татарстанның кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров тантанага җырчы Аида Гарифуллинаның әнисен ияртеп килгән иде, әмма алып баручылар аны Илдар әфәнденең хатыны дип таныштырды.

Казанда кичә — дүшәмбе көнне коеп яңгыр яуды, әмма алып баручыларның моңа исе китмәде. Алар сценарийдан күзләрен алмыйча: «Кадерле кунакларны көтәбез, әмма моның бернинди дә куркынычы юк. Карагыз, нинди кояшлы аяз көн!» дип берничә тапкыр кабатлады.

Һава торышы начар булуга карамастан, тамашачылар барыбер җыелган иде. Тик дөньяга, Русиягә танылган йолдызлар булмагач, күңелләре кырылганнары да бар булды. Дөрес, элекке елларда кызыл келәмнән Кэтрин Денев, Эдриан Броуди, Вениамин Смехов, Мария Порошина һәм башкалардан автографлар алып, алар белән фотога төшеп була иде. Әмма казаннар — ачык күңелле тамашачы, алар барысына да шат. Людмила Хитяева, Юрий Назаров, җырчы Ренат Ибраһимов, Камал театры артистлары Равил Шәрәфиев, Ренат Таҗетдин, Әзһәр Шакировны алкышларга күмеп сәламләде.

«Пирамида» эчендә оркестр төрле көйләр уйнап тантана ачылышына килүчеләрнең күңелен ачты. Ара-тирә татар әсәрләре дә ишетелде. Тамашачыларга күз салганда, тантанага килүчеләргә бернинди дә дресс код таләбе куелмаган. Кыска иттереп әйткәндә, чуарлык. Араларында спорт киеме, джинс чалбар, спорт башмакларыннан килүчеләрне дә, ачык арка яки изүе ачык кичке озын күлмәк, биек үкчәләрдән фырт иткән хатын-кызларны да, ак яулыклардан фәрәштәдәй йөрүче татар әбиләрен дә, кәләпүш-чапан киюче ирләрне дә очратып була иде.

Тамаша Алинә Шәрипҗанованың татарча дини җыры һәм бию композициясе белән башланып китте. Рәсмиләрдән быел Татарстан премьер-министры Илдар Халиков бар иде. Шуны да искәртеп узарга кирәк: соңгы елларда зур түрәләрне фестивальнең ачылышына чакыртып китерү авыр иде кебек. Бу аның оештыручылары, гамәлгә куючылар арасында гаугага бәйле дип аңларга кирәк. Һәрхәлдә иң зур кунак Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова була торган иде. Татарстан президенты түгел, хәтта Казан башлыгы Илсур Метшинның да ачылыш тантанасына килеп китәргә кирәк дигән уй башына кереп чыкмый. Гәрчә, бу зур фестиваль ул идарә иткән Казан каласында уза. Шулай да быел дәрәҗә бераз күтәрелгән булып чыкты. Хөкүмәт башлыгы Илдар Халиков чыгышын татарча башлап, аннары урысчага күчеп Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның сәлам хатын ирештерде. Премьер-министр чараның милли рухта үтүенә өметләнәм диде.

Алып баручылар — Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин белән Товстоногов исемендәге зур драма театры артисты Полина Толстун татарча, урысча, инглизчә сөйләде. Тамашачыларның күңелен Казан бию ансамбле артистлары күчмә халыклар, уклар атучы кызларның сугышчан рухтагы биюләре белән күңелен ачты. Бу тантанага миллилек төсмерен бирде. Кичәдә татар киносы үсеше тарихына аз булса да игътибар бирелде. Сәхнәдәге экранда күрсәтелгән кыска гына видеода ТАССРда 1924 елда чыккан «Булат-батыр» киносы төшерелүе, кинохроника студиясе барлыкка килүе искә алынды һәм татар киносының яңа заман тарихы 2000 еллардан соң башланып китүе хакында бәян ителде.

Мөфти федераль түрәләрне шелтәләде

Фестивальне ачу турында игълан итү быел Русия мөфтияләр шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең вазифасында калды. Бу — соңгы вакытта Равил хәзрәтнең халык алдына беренче чыгуы. Узган елны да Равил Гайнетдин күренмәде, сәламләү сүзен аның урынбасары Рушан Аббясов җиткерде. Моңа кадәр Казанда узган татар имамнары җыенында да, Болгар ислам академиясенә нигез ташын салу тантанасында да Равил хәзрәт катнашмады. Авырый иде, ул катлаулы операцияләр кичерде.

Мөфти чыгышын татарча сәлам биреп башлады да, фестивальнең тарихын искә алып, Татарстанның элекке һәм хәзерге президентларына рәхмәтләрен белдереп, бу бәйгенең төп шигаре һаман да актуальлеген югалтмавы турында урысча озаклап тәмләп сөйләде. Биредә дә сәясәтсез булмады. Равил Гайнетдин борчылып: «Русиягә каныгалар, татулыкны бозарга телиләр» дигән сүзләрен «Яшәсен бөек Русия!» дип тәмамлады.

Сүз уңаеннан, мөфти федераль үзәк түрәләре ягына таш та атып алды. Ул Русия мәдәният министры Сергей Мединский һәм федераль телеканаллар толерантлык рухында эшләп килүче фестивальгә, анда җыелган режиссерлар һәм күрсәтелгән киноларга тиешле игътибар бирми дип шелтәләп алды.

Фестиваленең ачылу тантанасында «совет киносының легенда»сы актриса Людмила Хитяева Казан тамашачыларын сәхнәдән сәламләгәндә кайчандыр Татарстанның башкаласына килеп, сыйланып китүе һәм шул сәбәпле бу фестивальгә дә бик теләп килүе хакында әйтте. Кем генә сәхнәгә чыкмасын, Казанны шулкадәр яраттык, татар ризыклары шундый тәмле, тел йотарлык дип сөйләде. Күрәсең, чыннан да, сый-хөрмәт аяктан егарлык шәп булган.

Мәскәү йолдызлары Казанга бик теләп киләбез дип Татарстанга реверанслар ясап, нәселләреннән татар кешесен эзләп табулары турында сәхнәдән бик тәмләп сөйләргә ярата. Әмма никадәр матур һәм кызыклы сөйләмәсеннәр, алар бушка йөрми. Оештыручылар Мәскәү артистларын китертү-илтү, Казанда яшәүләре, гонорарларын түләү өчен Татарстан ширкәтләре башлыклары акчаларын үз кесәләреннән чыгарып ярдәм күрсәткәннәре турында белдергән иде. Аерым кем ничә сумга төшкәнен генә сер итеп саклыйлар. Әмма кунакларны кабул итү бюджеты якынча 1 млн сум тәшкил итә.

Фестивальнең хөкемдарлары рәисе, атаклы режиссер Александр Прошкин иҗади тетрәнүләр көтәм диде. Ул: «Фестивальнең әһәмияте шунда: телевизорлардан барган пропагандадан арыну, мөселман илләрендәге чын кешеләрнең тормышы белән танышу» дип белдерде.

Ачылу тантанасыннан соң татар зыялыларында: «Татар киносы кайда?» дигән сораулар туды. Ренат Таҗетдин Азатлыкка: «Казанда дистәдән артык еллар дәвамында мәртәбәле фестиваль уза, әмма үз кинобыз юк. Бу — бик гаҗәеп хәл», дип белдерде. Язучы Рабит Батулла кино төшерергә тырышучылар бар, әмма Татарстанда заманча җиһазланган киностудия төзү кирәк дип әйтте. Кино белгече Сергей Лаврентьев Азатлыкка Татарстанда, Денис Осокиннан башка, киноиндустриядә эшләрлек сценарийчы үсеп чыкмады дип белдерде.

Моңа кадәр Татарстанның мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова да Азатлык соравына җавап биреп, «Татарстанда дөньяга чыгарлык фильм әле төшерелмәде», дигән иде. Аның сүзләренчә, эш акчада гына түгел, ә югары сәнгать әсәре тудырырлык иҗат төркеме булмауда да.

Бәйле