Казанда «Лада Гранта» түбәдән очып төшә [фото]

Казанның Киров районында Алафузов фабрикасы территориясендә «Лада Гранта» автомобиле техник бина түбәсеннән егылып төшкән дип хәбәр итәләр социаль челтәрдә.

Шаһитлар мәгълүматлары буенча машина йөртүче автомобилен ремонтлаткан. Аннан машинаны күчереп куюны сораганнар. Ир-ат руль артына утырган да тормоз һәм газ педальләрен бутаган. Нәтиҗәдә автомобиль түбәдән ике бина арасындагы бушлыкка егылып төшкән.

Автомобильне тарттырып чыгарырга туры килгән, йөртүче зыян күрмәгән, дип хәбәр итә шаһитлар.

гранта

Татар-информ

Бәйле