«Бер кашык су улыбызның гомерен алып китте» [булган хәл]

20нче август көнне Актаныш районының Югары Яхшый авылында яшелчәләргә сибү өчен җыела торган сулы кисмәктә бер баланың батып үлүе турындагы мәгълүмат билгеле булды. Мәрхүм – уллыкка алынган бала булган. Тикшерү комитеты биргән мәгълүматлар буенча, ул таеп егылып башын бәргән һәм суга баткан. Фаҗига турында тулырак мәгълүмат туплау өчен юлга кузгалдык.

СУНЫҢ БИЕКЛЕГЕ 60 САНТИМЕТР БУЛГАН

Елганың тирән урынына кереп, аннан чыга алмыйча батып үлгән сабыйлар шактый. Ә менә ишегалдындагы кисмәктә тончыгып үлүне күрәчәк дими ни дисең? Без кайткан көнне баланың үлгәненә берничә генә көн булган иде. Әле җидесе дә узмаган… Бала яшәгән гаиләгә барырга кыймыйча, авыл буйлап киттем. Сабыйның үлеме биредәге һәркемне тетрәндергән. Халык белән сөйләшкәндә, барысы да карашын читкә бора, авыр сулап, «шундый акыллы бала иде» дип искә ала. Фаҗига хакында гына төгәл мәгълүмат әйтә алучы булмады. Шуңа күрә беренче эш итеп Югары Яхшый авыл җирлеге башлыгы Җәүһәрия Зиннәтуллина янына бардым. Ул сүзен гаилә әгъзалары белән таныштырудан башлады.

– Гөлсинә Фазлыева апасы Рәсүлә Мансурова белән безгә читтән күченеп килгән иде. Бик әйбәт, тырыш булдылар, алар турында начар сүз әйтә алмыйм. Хуҗалыкка эшкә урнаштылар, Гөлсинә үзе бозау караучы булып эшләде. Үзләрендә дә малны күп асрадылар, умарталары, кош-кортлары шактый иде. Гөлсинәнең ире юк, кияүдә дә булмаган, озак кына уйлагач, башта җиде айлык бер малайны тәрбиягә алды. Хәзер инде ул мәктәптә укый. 2011нче елда Салаватны алып кайттылар. Бу гаиләдә балаларның үзләре генә калганын яки караучысыз йөргәнен белмим. Миңа ышанмасагыз, күршеләреннән сорагыз, алар да минем сүземне хуплар: сабыйлар һәрвакыт каралган, өс-башлары чиста, ашарларына әзер. Аларның киләчәге турында да алдан ук кайгыртып яшәделәр. Өлкән малай укырга кергәндә үк аны үзебезнең авылдагы тугызьеллык мәктәпкә түгел, ә район үзәгендәгесенә бирделәр…

Кыскасы, җирлек башлыгы балаларның әниләре турында да, апасы хакында да бары тик уңай фикерләр генә җиткерә. Батып үлгән сабый – Салават, Югары Яхшыйдагы балалар бакчасына йөргән, тик аның йөрәге авыртучан булган, шунлыктан соңгы елны өйдә утырган. Быел исә баланы беренче сыйныфка укырга бирергә тиеш булганнар. Әле сигез яше дә тулмаган Салаватның ничек шулай үлеп китүенә Җәүһәрия ханым үзе дә төгәл аңлатма таба алмый:

– 20нче август көнне аларның әнисе эштә булган. Ул башка авылда пекарняда эшли. Өлкән бала уйнарга чыгып киткән. Салават өйдә Рәсүлә апасы белән калган. Ул ханым: «Бозау карарга гына кереп киткән идем, килүемә бала юк»,  дип сөйли. Урамга чыгып, эзләп тә караган, таба гына алмаган. Шуннан су кисмәгендә күреп алган инде. Ул – күгәрми торган тимердән үзләре ясаган кисмәк, әллә ни биек түгел, төбе түгәрәк. Суы да 60-70 сантиметр тирәсе генә биеклектә булган. Шушы кисмәктә бала йөзтүбән капланып яткан. Тартып чыгарып, беренче ярдәм күрсәткән дә бит, ләкин Салават тере булмаган инде…

Җирлек башлыгы әйтүенчә, улының үлемен ана кеше бик авыр кичергән. Бу хакта белеп алуга ук аны реанимациягә алып киткәннәр. Гөлсинә Фазлыеваның йөрәк ярасына кагылмас өчен, фаҗига турында сөйләшүне дә аның апасы белән генә дәвам итәргә уйладым. Алар яшәгән йортны эзләп тапкач та, байтак вакыт керергә кыймый капка төбендә таптанып тордым әле…

Зур гына йорт, тирә-якта яшел чирәм, ишегалдында ук биек алмагачлар үсеп утыра. Алмагачларның төбенә күләгә эзләп, каз бәбкәләре сыенган. Авыл җирлегенең сөйләгән сүзләре рас килеп чыкты – бу йорттагы балалар чынлап та бик мул һәм бәхетле тормышта яшәгәндер. Кызганыч, йорт хуҗаларын гына күрергә насыйп булмады – ишектә йозак иде. Чыгып баруымны күреп, ерактан бер карт эндәште: «Кызым, кемне эзлисең?» Берничә өй аркылы гына яшәүче Тәфкил хәзрәт Вәлиев булып чыкты ул. Авылның имам-хатыйбы бу гаиләнең хәсрәте белән яхшы таныш.

– Ул бала шундый акыллы, сөйләшергә ярата иде! Мине капка төбендә күрү белән, яныма килеп утыра да: «Укырга керәм инде, бабай. Аннары армиягә барам да офицер булам!»  дип сөйли иде. Аналары бик матур итеп тәрбияләде шул аларны. Гомере генә булмады сабыйның. 20нче август көнне төш вакытында боларның капка төбенә машина җыела башлады. Болар туган көн үткәрәләр микән – нәрсә килеп чыккан монда дим, машина тиккә генә килми бит инде. Аннары Салаватның үлгәнен әйттеләр. Бик авыр булды. Баланы ярырга дип моргка, ә аналарын больницага алып киттеләр. Мәрхүмне күмгәндә зират тулы кеше иде, халык зар елады. Әнисе генә бу вакытка кайта алмады, реанимациядә диделәр. Баланы мәктәп формаларыннан күмделәр, гел тере кебек иде. Тәне күгәрмәгән дә, кызармаган да, агармаган да. Нилектән килеп чыккан бу хәл, һаман да юньле-рәтле белеп бетермибез.

Тәфкил абый белән сөйләшә-сөйләшә, мәрхүмнең каберен карап кайттык. Чардуган белән әйләндереп алынган каберлекне уенчык аюлар һәм роза чәчәкләре бизәп тора. Чәчәкләрдәй гомере кыска булган шул сабыйның…

…Кайтыр юлга чыккач, мәрхүм яшәгән йорт яныннан кабат узарга туры килде. «Кайтмадылармы икән?» дип үрелеп карагач, Рәсүлә апаның ишегалдында йөргәнен күреп алдым. Минем шулай кыяр-кыймас басып торуымны күреп, ул үзе беренче булып эндәште:

– Саумысез! Әйдә, кер, үскәнем…

Күзләре тулы яшь булса да, әңгәмәдәшем булган вакыйгаларны түкми-чәчми сөйләп бирерлек көч тапты. Әле үзләре дә күптән түгел зиратта булган икән.

– Әниләре: «Аяк очына гына булса да тезләнеп торыйм, алып бар», дигәч барган идек. Бу вакыйгага һич кенә дә ышана алмыйм. Тәкъдирдер инде. Кисмәктәге су баланың кендегеннән генә иде бит! Берничек тә батарга тиеш түгел иде. Бер уйламаган җирдән килеп чыкты. Мин ул кисмәкне яшереп куйдым, менә сиңа гына күрсәтәм…

Чынлап та, тимер кисмәк әллә ни зур түгел. Фаҗигагә нәрсә сәбәпче булган соң?

– Ул көнне бик эссе иде. Өлкән малайның кызуда борыныннан кан китә, шуңа күрә мин аларны суда коендырып, уйнатып ала идем. Кояш кыздырып торгач, савыттагы су тиз җылына бит инде ул. Абыйсы уйнарга чыгып киткән иде, әниләре эштә, бер мәлне Салават көйсезләнә башлады. «Нәнәем, мин абый кайтканны көтеп тормыйм инде, юынасым килә!»  ди. «Улым, бозауга ашарга гына салам да, коенып чыгарсың, яме»,  дип, лапаска кереп киттем. Ул уенчык машинасын тотып, мунча янында утырып калды. Бозау янында озаклап торып булмый – сөзә ул безнең, шуңа йөгереп кенә кереп, тиз генә он салдым да бер сәнәк печән ыргыттым. Ике минут та вакыт үтмәде. Чыктым, ә бала утырган урынында юк. Тиктормас булуын белеп, әһә, минәйтәм, абыйсы артыннан киткәндер, дим. Кайсы якка киткәнен карау, «койрыгын» тотып калу өчен артыннан урамга чыктым – бала юк. Кайда булыр бу, дим. Кинәт ишегалдына таба борылып карасам, кисмәк янындагы сеткада киемнәре эленеп тора. Мин чабып килеп җиткәндә, бала исән иде әле, тыпырчынып ята. Сөйрәп чыгардым, «Әйдә бәбекәем, сула»,  дип, авызыннан суын суырдым, ясалма сулыш алдырдым. Телефоным кесәмдә иде – фельдшерны чакырттым. Адреналинга кадәр кададык! Тырмашты, тырышты, балакаем, тик әҗәлен генә җиңә алмады.

– Ә нәрсә аркасында тончыга башлаган соң ул?

– Чишенгән дә суга чумган инде. Йөрәгенә операция ясаткан идек без аның, шуңа ул еш-еш сулыш ала иде. Суга керү белән сизмәстән тын алган да, су ялгыш юлына кереп киткән. Медиклар: «Андый вакытта кеше нишләгәнен дә белми»,  дип әйтәләр, кисмәкнең төбе шома бит, шунда йөзтүбән капланган килеш, чыга алмыйча, аяклары белән «буксовать» итеп яткан бала. Торып китә алмаган. «Баланың үпкәсендә бер тамчы су юк. Тын юлыннан бер чәй кашыгы су чыкты»,  дип әйтте табиблар, яргач. Ялгыш юлга кереп китеп, бер бөртек ипи валчыгыннан да үлгән кешеләр бар бит, андый чакта коткарып калып булмый икән шул…

Рәсүлә апа баштарак сабыйны кисмәккә төшкәндә башы белән бәрелгән булганмы икән әллә дип тә уйлаган. Тик тәнен бөртекләп караса да, күгәргән-сыдырылган урыннар күрмәгән.

Фаҗиганең нилектән килеп чыгуы турында сөйләшкәч, авыр тынлык урнашты. Менә-менә елап җибәрүдән куркыпмы, әңгәмәдәшем Салават турындагы якты истәлекләрен сөйләүгә күчте. Мәрхүм быел Югары Яхшый мәктәбенең 1нче сыйныфында укырга тиешле бердәнбер укучы булган. «Мин бер шигырь генә сөйләмим!» – дип, икене ятлаган. Тиздән мәктәп бусагасын атлап керәчәген уйлап та, бик сөенеп йөргән. Кечкенәдән үк кызыксынучан булган, әле 7 яшьлек кенә булса да, Казахстан, Украина һәм башка илләрнең байраклары нинди икәнлеге, президентлары кем булуы турында сөйләп бирә алган.

– Акылы булганга күрә дә, кулда гына күтәреп йөрттеләр аны. Мәктәптән бүләкләр дә биргәннәр иде – пластилиннар, дәфтәрләр, башка вак-төяк. Бер эшмәкәр ханым матур костюмнар тектереп бүләк иткән иде. Аның сөенүләрен күрсәгез сез! «Мин бу костюмны кигәч матурмы? Әнием, нәнәем, мәктәп бигрәк матур икән безнең әйеме?»  дип шатланып йөрде. Белем бәйрәменең ни икәнен генә тәки белә алмый калды…

ЯШӘРГӘ АШЫККАН

Рәсүлә ханым теплицадагы эшен ташлап, инде өч ел буе үзен шушы ике баланы тәрбияләүгә багышлаган, шуңа күрә дә алар турында бөтен нечкәлекләрне белә ул. Салаватның кечкенәдән үк судан курыкканлыгы турында сөйли. Аеруча салкынча суны яратмаган сабый. Яшьтәшләре чумып-чумып су кергәндә дә, ул утырып кына торган. Әҗәленең судан булачагын сиздеме икән әллә? Салават тагын бер ягы белән якыннарын сагайткан: ул һәрвакыт каядыр кабаланган, гүя яшәп калырга ашыккан…

– Сабыр итә белмәде. Бер урында гына утырып тора алмады. Бөтен нәрсәне күрәсе килә, татып карыйсы, эшлисе… Бервакыт күз алдында диваннан сикереп, кулын сындырган иде. Хирург: «Ничек сындырдың соң син моны?»  дип шелтәләгәч, «Аяк тормозларым тотмады»,  дип җавап бирде. Әнә шундый җор телле иде, балакаем. Аңа бөтен кеше шаккатты инде. Әнисе эшкә киткәч тә, көн саен шалтыратып, «Әнием, бар да әйбәтме? Ашадыңмы? Нәрсә ашадың?»  дип кенә тора. Аның кайтышына чәчәкләр җыеп куя. Өйнең чәчәктән өзелгәне булмады. Көзлектә үләннәр шиңә бит инде, алай да кычыткан арасыннан зәгыйфь бер чәчәк булса да табып алып, шуны тоткан килеш, әнисен көтеп торыр иде. Яратты инде Гөлсинәне. Ашап туйгач та, «Әнкәем, рәхмәт, яме, исән, таза, бәхетле бул!» дип, кулларын үпмичә өстәл яныннан кузгалып киткәне булмады. Ул үзенең тәрбиягә алынган булуын белә иде. Бәлки шуңа күрә аеруча рәхмәтле булгандыр да. Без бит аны моннан биш ел элек алып кайттык. Өч яше дә тулмаган, үзе инвалид. Аякларында рахит – кәкрәеп беткәннәр, йөрәге авырта. Әле тагын әллә никадәр чире бар иде. Елый башласа, ике сәгать буена үкси иде, мәрхүм. Аны балалар йортында ач тоткан булганнардыр, күрәсең, тамак туюның ни икәнен аңламый иде. Кайвакыт күп ашап, коса ук башлагач, тәлинкәсен алып куясың икән, «Ашыйм, ашыйм, ашыйм!»  дип бер сәгать буе акыра торган иде. Без аны шактый тәрбияләдек, аякка бастырдык. Ул инде тәмам сәламәтләнеп, тиктормас балага әйләнгән иде. Аны югалту әйтеп бетергесез авыр. Аның үлеменнән соң әнисенә инфаркт була язды, мин аңымны югалттым, абыйсы көчле стресс кичерде. Аның белән психологлар эшләде. Белмим, бу хәсрәтне җиңәрлек көч таба алырбызмы икән…

Әнә шул сүзләр белән Рәсүлә ханым мине озатып калды. Яраларны вакыт дәвалый, дисәләр дә, бу гаилә өчен Салават хәсрәте әле шактый саркып торыр. Тик яңа таңны каршыларлык көч табарга, өлкән уллары хакына булса да бирешмәскә язсын иде аларга. Без бит әле исәннәргә дә бик кирәк!

малай

Айгөл ЗАКИРОВА, Безнең гәҗит

Бәйле