Дагыстан, Кыргызстан, Адыгея театрлары Казан сәхнәсендә

Казанда 15-21 сентябрьдә  Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале үткәрелә. Тинчурин  сәхнәсендә  чит өлкәләрдән килгән театрларның спектакльләрен күреп булачак

Быел анда Татарстан, Марий-Эл, Дагыстан, Кыргызстан, Адыгея Республикалары, Оренбург өлкәсе театрлары катнашуы көтелә. Алар милли драматургия әсәрләре буенча куелган иң яхшы спектакльләрен күрсәтәчәк. 2014 елдан фестиваль халыкара дәрәҗәдә үткәрелә башлады. Әлеге чара РФ, Ерак һәм Якын чит илләр территориясендә милли сәнгатьне берләштерү һәм үстерү, иҗади багланышларны ныгыту, милли драматургияне саклау һәм таныту юнәлешендә эшли. Фестиваль ТР Мәдәният министрлыгы һәм Тинчурин театры тарафыннан оештырыла.

Фестивальнең ачылу тантанасы 15 сентябрьдә, Кәрим Тинчурин туган көнне, узачак. Традиция буенча, шул ук көнне10.00дә, әдипне искә алу ниятеннән ул җирләнгән урынга (Казанның Архангельск зираты) чәчәкләр салачаклар.

 

Спектакль-Материнское-сердце-2IMG_1950_11

 

 

 

Бәйле