Казанның Яңа татар зиратында йөзләп кабер ташын җимергәннәр

«Үлгән кешеләрнең мәетләрен һәм күмелү урыннарын мәсхәрәләү» маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

 

8 сентябрьдә Яңа татар зиратында йөзләп кабер ташын җимергәннәр. Бу хакта Татарстанның эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә. Вакыйга булган урынга тикшерү-оператив төркем җибәрелгән. «Үлгән кешеләрнең мәетләрен һәм күмелү урыннарын мәсхәрәләү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Яңа татар зираты Казанның иң иске зиратларының берсе. Ул 250 ел элек барлыкка килгән. Анда Габдулла Тукай, Салих Сәйдәшев, Бакый Урманче, Сара Садыйкова һәм башка билгеле татар кешеләре җирләнгән.

 

Мәгълүмат http://www.azatliq.org/тан алынды.

Бәйле