Корбан бәйрәмендә ничә көн ял итәсе билгеле

Гореф-гадәтләр һәм ай календаре нигезендә Корбан бәйрәме Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнә. Быел ул 12 сентябрьгә туры килде. «Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» канун нигезендә 12 сентябрь Корбан бәйрәме – эшләми торган бәйрәм көн булачак.

Шулай итеп, биш көнлек эш атнасы графигы буенча эшләүчеләр 10, 11 һәм 12 нче сентябрьдә ял итәчәк.

Бәйле