Президент Яңа татар зиратын җимерүчеләр турындагы мәгълүмат өчен миллионнар вәгъдә итте

Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов Яңа татар зиратында кабер ташларын җимерүчеләр турында мәгълүмат өчен 5 миллион сум вәгъдә итте.

Яңа татар зиратындагы булган хәл бар татарстанлыларның, татарларның котын алды. Вандаллар кулыннан күп кабергә зыян килде, шулар арасында композитор Салих Сәйдәшев кабере дә бар. 8 сентябрьдә Яңа татар зиратында йөзләп кабер ташын җимергәннәр иде. Җинаять кодексының 244 маддәсенең икенче өлеше (үлгәннәрнең мәетләрен һәм аларның урыннарын мәсхәрәләү) нигезендә җинаять эше ачылган.

Республикасының президенты әлеге җинаять эше барышын үз күзәтчелегенә алды.

Әгәр сездә бу хакта мәгълүмат бар икән, Эчке эшләр министрлыгы 291−21−20, 291−20−02 телефоннары аша (Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны) яисә ,“02” җыеп, хәбәр итәргә сорый (конфиденциальлек тәэмин ителә).

Фото «Реальное время» сайтыннан

Бәйле