Казанның Горький паркындагы «Газель» таптаган җырлаучы фонтанны төзәткәннәр [фото]

Казанда Горький паркындагы төсле утлы, музыкалы, җырлаучы фонтанны төзәткәннәр. Бу хакта Татарстан президенты ярдәмчесе Наталия Фишман үз “Инстаграм”ында хәбәр итә.

“Тышкы төзекләндерү комитеты җаваплылыгына сокланабыз: кичә җимерелгән фонтан бүген инде бик яхшы хәлдә!”,  дип язган Наталия Фишман фото астында.

Кичә, Казандагы Горький паркына “Газель” автомобиле балалар бәйрәме өчен кирәк булган җиһазларны бушатырга килгән. Эшләрен бетергәч, автомобиль йөртүче борылырга ниятләгән, ләкин тәгәрмәчләре белән фонтанга килеп кергән һәм фонтанны җимергән. Бераз вакыт узгач, автомобильне чыгарганнар.

Бүген исә фонтан янына барып, баштагыча кебек үк вакытны күңелле үткәреп була, әмма көннәр салкын тора, әбиләр чуагын көтәбез.

 

Бәйле