Башкалада Аксеновка куелган ике миллионлык һәйкәл сәерлеге белән казаннарны гаҗәпләндерә

Казанда күренекле язучы Василий Аксенов хөрмәтенә һәйкәл ачканнар. Ул “Мир” кинотеатры янындагы язучының исемен йөрткән скверда урнашты. Бу скульптура халыкны бераз гаҗәпләндерергә мөмкин: сез монда эшләпә һәм пәлтә эленеп торган элгеч, аңа терәлгән шәмсия, шунда ук урындыкта хуҗасын көтеп утырган кечкенә этне күрә аласыз. Беренче карау белән һәйкәлнең кемгә куелганын да аңлап булмый.

Шушы үзенчәлекле скульптураны Казан сынчысы Асия Миннулинадан 2 миллион 82 мең сумга сатып алганнар.

“Арт-объект “Биюче Свинг” исемен йөртә, чынлыкта исә бу “Көтү”. Василий Аксенов иркен күңелле булган, аның төп девизы – свингны биегән кебек, ягъни иркен, импровизация рәвешендә гомер итәргә кирәк”, дип аңлатты “Аксенов бакчасы” проектының архитекторы Ирина Аксенова.

Шушы һәйкәлгә карап, язучы, пәлтәсен салып, свинг биергә киткәнен, ә аның якын дусты – Пушкин кушаматлы эте – хуҗасын көтеп торганын күзалларга мөмкин.

Урындыкта утырып торган эт нишләп кәнагәтьсезлеген белдерә дип гаҗәпләнмәгез. Тибет спаниельләре (бу этнең токымы) шушы үзенчәлеккә ия. Аның тулы кушаматы да үзенә туры килеп тора шикелле – Пушкин Васильевич Аксенов – Благоразумник.

Аксенов, памятник

Мәгълүмат ProKazan.ru сайтыннан алынды

Бәйле