Сайлаудан соң бензин бәясенең ничә сумга артачагы билгеле

Күптән түгел генә бензин бәясе төшкән иде, октябрьдә исә, акцизлар күтәрелүе аркасында, аның литры бер сумга артачак, ә еллык бәя үсеше 2-3 сум тәшкил итәчәк.

Аи-92нең бер литры ел башыннан 1,12 сумга (3,24%), Аи-95 1,33 сумга (3,59%) кыйбатланды. Кышкы һәм җәйге дизельнең хакы уртача 2 сумга артты.

Хакларның кыйбатлануы күмәртәле бәяләрнең, шулай ук мотор ягулыгының зур запаслары стабильләшүе аркасында тукталды. 5нче августта Татарстанда бу сәбәпле утырыш узды. Шунда җитештерүчеләр тарафыннан күмәртәләп сату итүчеләр өчен сентябрьгә сатып алу бәясенең төшүе билгеле булды. Ягулык салу станциясе ияләренә дә бензин бәясен 60 тиенгә төшерергә тәкъдим ителгән иде.

Мәгълүмат ProKazan.ru сайтыннан алынды

Бәйле