Артистлар Корбан бәйрәмен каршы ала [фото]

12 сентябрь — мөселман дөньясында олуг бәйрәм — Корбан гаете. Бу көнне мәчетләрдә бәйрәм намазлары укыла, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбаннар чалына. Татар эстрадасы артистлары гает көнен ничек каршы алды икән?

Артистлар, җырчылар тормышы белән танышам дисәң, инстаграм челтәренә күз салу да җитә. Мәсәлән, Айваз Садыров  ел да гает намазына данлыклы, бай тарихлы Кышкар мәчетенә кайта икән.

Данлыклы Кышкар мәчете. Тарихы XVIII гасырдан башлана. Авыл мәдрәсәсендә Тукаебызның әтисе Мөхәммәтгариф, бабасы Зиннәтулла, Камил Мотыгый белән Галия Кайбицкаяның әтиләре Мотыйгулла Төхфәтуллин, драмматург Фатыйх Халиди, мәгърифәтче Таип Яхин белем ала. Үз авылыбыздан мәдрәсәдә бары өч кеше укый. Аларның икесе — минем бабам Садыйров Гали һәм аның энесе Садыйров Һади Садыйр уллары. Гает намазларына шушы мәчеткә кайтырга тырышам. Бүген дә биредә булдым. Шиһабетдин Мәрҗани Кышкар авылы турында болай дип яза: «Элек заманнан ук дәүләтле байлары һәм зур мәдрәсә тотып, күп шәкертләр җыеп дәрес әйтүче имамнары белән дан һәм шөһрәт казанган авыл». Олы тарихның чыбык очына үземнең дә катнашым барлыгын тоеп, туганнар белән исәнләшеп, авылдашларны хәтердә яңартып, хәл-әхвәлләрен сорап, авыл урамнарын акрын гына күзәтеп узгач, күңелдә рәхәт булып китә. Бәйрәмнәр мөбарәк булын!

Фото опубликовано Айваз Садыров (@aivazsadyrov)

Илдар Хәкимов та бәйрәм намазын авыл мәчетендә укыган:

Корбан гаете мөбарәк булсын дусларым!

Фото опубликовано Ильдар Хакимов (@ihakimov)

Булат Бәйрәмов корбан сарыкларын видеога төшерергә ашыккан:

Корбан гаете мөбарәк булсын!??????

Видео опубликовано Ведущий Булат Байрамов (@bulat_bairamov)

Гүзәл ханымнар, әлбәттә, тәмле коймаклар белән кызыктырды. Дилә Нигъмәтуллинаның тәмле ризыкларын тиз арада ашап  бетергәннәр.

Ә Айсылу Лерон әнисе пешергән коймаклар белән мактанды:

Әнием коймаклары!!! Бәйрәм белән, дуслар!☺#корбангаете

Фото опубликовано Айсылу Лерон (@iceluleron)


Фото: kazved.ru

Бәйле