Мөселман киносы фестивалендә «Бумер» киносы, СТС йолдызы, Мәликә килеп китә [фото-видео]

Татарстан башкаласында XII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ябылу тантанасы узды. Быел фестиваль тарихында беренче тапкыр ябылу бәйрәме Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының мәһабәт бинасында үтте. Тантанага килгән кунакларны, гадәттәгечә, кызыл келәм җәеп каршыладылар. //Азатлык радиосы//

Ачылыш вакытында булган җитешсезлекләрдән соң бу юлы фестиваль директоры Миләүшә Айтуганова кунакларның килүен һәм аларны игълан итү тәртибен үзе тикшереп торды. Кунакларны утыртып килеп туктаган машиналар янына килеп, тәрәзәләре аша карап, кем утырганын белешеп, алып баручыларга йөгереп барып әйтеп торды. Шуннан соң гына машина ишеген ачып кунакларны келәмгә чыгара тордылар.

Миләүшә Айтуганова

Миләүшә Айтуганова

Ачылыш вакытындагы кебек, Татарстан, Русия һәм чит ил артистларын зур автобусларда китерделәр, тик атаклы совет һәм Русия артистларын гына затлы машиналарга утыртып алып килделәр. Кунакларны игълан итү тантанасын Алсу Әбелханова һәм чыгышы белән Казаннан булган, хәзер Петербур театры артисты Руслан Сабиров алып барды.

Алсу Әбелханова һәм актер Руслан Сабиров

Алсу Әбелханова һәм актер Руслан Сабиров

Украин актеры Алексей Петренконың хатыны кызыл келәм буйлап украин милли киеме – вышиванка киеп узды. Соңгы ике елда аның өстендәге чигүле милли кием украин халкының азатлыкка, бәйсезлеккә омтылышы һәм үз хокуклары өчен көрәшүе символы булып калды. Чыннан да, вышиванканы Украина бәйсезлеге өчен җан атучылар еш куллана – Евровидение җиңүчесе Җамала да конкурстан соң журналистлар янына шушы символик киемнән чыкты, Риода узган Олимпиада вакытында Украинаның барлык тренерлары да вышиванкадан йөрде.

Казан фестивалендә милли кием киючеләр тагын бар иде. Чыгышы белән монголлардан булган Бадема исемле актриса тантанага шулай ук милли костюмнан килгән иде. Бадема Кытай режиссерының “Норджмаа” дигән картинасында уйнап, Казан фестивалендә “Иң яхшы актриса” исеменә лаек булды.

Милли кием белән игътибарны җәлеп итү үз милли билгеләнүләрен саклап калырга теләгән, “титуллы” милләт тарафыннан басым астында яшәгән кечерәк халык вәкилләренә хас. Мәсәлән, фестивальне ачу тантанасына Осетиядән килгән актриса да милли киемен кигән иде. Татарлык, Татарстан символы исә бары бер кунакта гына күренде – атаклы драматург Туфан ага Миңнуллинның кияве Татарстан байрагы төсләрен кабатлаган күбәләк таккан иде.

Кызыл келәмгә Мәскәүдән килгән гаугалы журналист та аяк басты – Дарья Митина узган елда җиңү яулаган “Корманҗан Датка” дип аталган кыргыз фильмын рус милләтенә каршы коткы тарата диеп, тавыш чыгарган иде. Шул ук Митина Владимир Меньшов җитәкләгән җюриның иң яхшы документаль фильм диеп татар легионерлары турындагы “Кичерелмәгәннәр сугышы” лентасын таныганына да каршы чыккан иде. Татар җәмәгатьчелеген исә бу хатын Мәрҗани мәчетен “ваһабчылар оясы” диеп атавы белән кимсетте. Шундый ямьсез истәлек калдыруына карамастан, быел Митинаны тагын дәрәҗәле кунаклар арасына керткәннәр, һәм ул да кызыл келәм буйлап атлады.

Кайбер исемнәре шактый ук билгеле кешеләр кызыл келәмгә, киресенчә, тыйнак кына җәяү килде. Шундыйлардан мөфти урынбасары Рөстәм Батров, яшь режиссер Илшат Рәхимбай хатыны белән, Татарстан Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар кызыл келәмне читтән урап үтеп, театрга кешегә бик күренмичә генә кереп киттеләр.

Кеше арасында Миңнеханов да килә дигән имеш-мимешләр таралса дә, Татарстан президенты тантанага килеп җитмәде, кунакларны аның исеменнән премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев саләмләде.

Биш ел элек булган хаталар кабатланды

Тантананы 15 минут буе башлый алмый тордылар. Оештыручылар бик озак кунакларны утырта алмый интекте – беренче рәтләрдә хәтта этеш-төртеш кебек бер әйбер дә хасыйл булды. Мәгърибтән килгән режиссерны өч мәртәбә урыныннан күчерделәр, ахырда барыбер беренче урынына кайтардылар.

Тантана Русия кинематографына өлеш керткән татар һәм Татарстан артистларын санап китү белән ачылды. Тик Чулпан Хәмәтова белән Марат Бәшәров исемнәре яңгыраганан соң, бу исемлек кинәт кенә өзелеп калды.

Тантананы алып баручы Нонна Гришаева матур озын күлмәктән иде. Затлы киемне актрисага Казанда эшләүче мөселман дизайнеры Зарина Бабадҗанова бүләк иткәнлеге ачыкланды. Гришаева Казан фестивалендә беренче кат булуын, монда килгәндә дулкынлануын сөйләде.

“Минем фестивальдә беренче тапкыр катнашуым. Мин монда аеруча бер дулкынлану белән килдем, чөнки Казан – минем ата-бабаларым шәһәре. Минем бабамның бабасы Гордий Семен улы Саблуков – танылган рус шәрыкъчысы, Казан православ рухи академиясе профессоры, исламны өйрәнүче, Коръәннең рус теленә беренче тәрҗемәсе авторы. Соңрак патша аңа Казанский дигән фамилия бүләк итә”, дип сөйләде Гришаева.

Тантананы алып баручылар Рузил Гатин һәм русиякүләм билгеле актриса Нонна Гришаева

Тантананы алып баручылар Рузил Гатин һәм русиякүләм билгеле актриса Нонна Гришаева

Быел фестиваль барышында узган елдагы кебек тавыш-гаугага сәбәп булырлык вакыйгалар чыкмады. Искә төшерсәк, 2015 ел фестивалендә призларны “Корманҗан Датка” һәм “Кичерелмәгәннәр сугышы” фильмнарына бирелү ризасызлык тудырган иде. Шулай ук узган елда биш залда күрсәтелеп тә, тамашачыны сыйдыра алмаган “Ак чәчәкләр” премьерасы кебек күп халык җыйган фильмнар да булмады. Тик кайбер әйберләрдә оештыручыларның биш ел элек эшләгән хаталарын һаман кабатлаулары ачыкланды. Тамашачы арасында быелгы фестиваль киноларында узган елдагылары белән чагыштырганда, гыйффәтлелек сакланмавы белән канәгатьсезләр шактый иде. Быел мөфтият вәкилләренең конкурстан узган киноларны карап тормаганнары ачыкланды.

Русия артистларының өлкәнрәкләре нинди фестивальгә килеп эләккәннәрен да аңламый калды ахры. Людмила Чурсина, мәсәлән, казанлыларның барысына да Аллаһның рәхмәтен теләү белән бергә “Казан изге анасы” үз канаты астына алуын да теләде. Шул ук Чурсина Иран вәкилен котлаганда, аны үбәргә диеп сузылды, моның белән ул кунакны кыен хәлдә калдырды.

Әйтергә кирәк, үзебезнең татар артистлары да матур тәэсир калдырмады. Күпләргә Алсу Әбелханованың тәненә артык сыланып торган күлмәге ошамады. Күп кенә ирләргә хәтта күз карашларын аска төбәп утырырга туры килде.

Татар тарихы өчен авыр темаларны да урап уза алмадылар. Украинадан килгән Алексей Петренконы “Иван Грозный”, “Петр Первый” диеп игълан иттеләр, бу мөгаен Казан тамашачысы күңелен тырнагандыр. Актер үзе дә мөселман киносы фестиваленә килеп, православ рухание “Алты канатлы Серафим” турында шигырь сөйләде.

Тантананың оештырылуында кайбер яңа әйберләр дә бар иде. Мәсәлән, җырчылар амфитеатрдан җырлады, ә ансамбльләрнең солистлары сәхнәгә җырлый-җырлый залдан күтәрелде – моны тамашачы исе китеп алкышлап каршы алды.

Мөселман модасы күрсәтү бик урынлы булмаса да, кечкенә бюджет шартларында бу дизайнер фестивальнең иганәчеләреннән берсе булганлыктан, ул да програмга кертелгән иде. “Кем түли, шул музыка сайлый” кебегрәк булды.

Сәхнәгә беренче булып менгән Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев урысча сөйләсә дә, якынлашып килгән Корбан бәйрәме белән татарча котлады. “Казан тамашачысы – рәхмәтле халык, ул һәрвакыт фестивальне көтеп ала. Заллар шыгрым тулы. Ислам – тынычлык сөюче дин. Хөрмәтле дин кардәшләрем, тоткан уразаларыбыз, кылган догаларыбыз, чалган корбаннарыбыз кабул булсын”, дип котлады премьер урынбасары.

Казан тамашачысының үзенчәлекле булуын жюри рәисе Александр Прошкин да билгеләп узды. “Заллар гына тулы булып калмады, тамашачылар хәтта баскычларда утыра иде. Минем мондыйны гомергә күргәнем юк. Казан тамашачысы бик рәхмәтле”, диде ул. Шуны дә әйтергә кирәк, сәхнәгә менгән һәрберсе диярлек “Сәлам алейкум” яисә “Хәерле кич”, дип сәламләде һәм якынлашып килгән Корбан гәете белән котлады.

Сәхнәгә бүләк алырга чыгучылар барысы да сүзен кыска тотты, озын нотыклар сөйләп тормадылар. Сүриядән килгән, бу илдә балаларның сугыш вакытындагы тормышы турында картина китергән режиссер “Жюриның махсус искә алуы” призын алырга чыккач сүзен “Без җиңәчәкбез!” диеп тәмамлап, сәхнәдән төшеп китте. Халык аны хуплап гөрләтеп кул чапты.

Бүләкләргә килгәндә, Мәрҗани мәчете турындагы кыска метрлы документаль фильм Казан мэрының махсус бүләгенә ия булды. Фильмның авторы – Ринат Хәбибуллин. Татарстаннан тагын бер эш – “З/К” кыска метрлы документаль фильм номинациясендә иң яхшы диеп табылды. Режиссеры – Руслан Вәлиев. Фильм Әфган сугышы вакытында һоспитальдә эшләгән татар кызы Рәйхан турында. Бу номинациядә бүләкне берьюлы ике фильмга бирделәр. Икенчесе – Кыргызстаннан “Ата бәет” картинасы шулай ук күпмедер дәрәҗәдә татарларга кагыла. Фильм репрессия корбаны булган Торакул Айтматовның каберен эзләү хакында. Ул – танылган язучы Чыңгыз Айтматовның атасы. 1938 елда атып үтерелгән ата каберен улы юллый. Билгеле булганча, Чыңгыз Айтматовның әнисе татар. Кыргызстан режиссеры бүләк алганда: “Татар кардәшләрем, Корбан бәйрәме бәхетле булсын”, дип кызгызча сәламләде.

Иң яхшы режиссер эше өчен бүләкне фестивальдә катнашкан бердәнбер Русия фильмы – Якутиядән “Дьесегой тәңресе” (“Божество Дьесегой”) алды. Уникенче тапкыр узган Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең җиңүчесе итеп Ираннан килгән “Үлемсез” фильмы танылды. Бүләк алганда Иран вәкиле: “Режиссер монда булса, сезгә татарча “Зур рәхмәт!”, дип әйтер иде, дип сәхнәдән төшеп китте.

Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, быел призлар саны азрак иде – кыска метрлы уен фильмында җиңүче билгеләнмәде, Русия мөфтиләр шурасының махсус бүләге дә булмады. Узган елларда фестивальнең иганәчеләреннән күпсанлы бүләкләр өләшенә иде – алар да булмады. Гомумән, ябылуны моңарчы күрелмәгәнчә тиз тоттылар – тантана нибары ике сәгатькә сузылды. Шулай итеп, кино бәйрәме “Сау бул, Татарстан!” дигән җыр белән тәмамланды.

Бәйле