Рәфинә Ганиуллина гаиләсендә зур кайгы [фото]

Танылган җырчы Рәфинәнең гаиләсенә бу көннәрдә бик авыр сынау килде.

Биш кызга гомер бүләк иткән, аларны тормыш авырлыкларына карамый аякка бастырган, язучы һәм журналист Зөлфия Мансурга 6 сентябрь көнне инсульт булган. Хәзерге вакытта ул кома хәлендә.

4 сентябрьдә газиз кызының туган көнендә булган Зөлфия ханым бүген гомере өчен көрәшә.

рщфинщ

Фото Вконтакте челтәреннән алынды

Зөлфия ханымның терелеп, әле күп еллар яшәвен, ә туганнарына, газиз балаларына сабырлык телибез.

кызлы йорт

Бәйле