18 сентябрьдә Казанда сайлаучыларның күңелләрен күрәчәк Мәскәү йолдызлары билгеле


18 сентябрь Дәүләт Думасы депутатларын сайлау көне дип билгеләнде. Шул уңайдан “Казань Арена” стадионында бәйрәм концерты узачак. Сергей Лазарев һәм Игорь Николаев казанлылар өчен иң матур җырларын башкарачаклар.

Бу концертка, үз территориясендә тавыш биреп, “Я проголосовал” дигән браслет алганнар гына керә алачак.
Искә төшереп үтик: узган елны Татарстан президентын һәм Казан шәһәре Думасы депутатларын сайлау көнендә “Казань Арена” стадионы каршысында казанлылар өчен Елка, Лев Лещенко һәм Мураками чыгыш ясаган иде.

 

Мәгълүмат ProKazan.ru сайтыннан алынды

Бәйле