Казанда икенче каттан егылып төшү гадәте булган пенсионер янә аска тәгәри, бу юлы хастаханәгә эләгә

14 сентябрь Казанда  83 яшьлек пенсионер ханым Отрадная урамындагы 22нче өйнең икенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Бу хәбәр коткаручыларга шул ук көннең 12.09 сәгатендә килгән.

Ханым өйдә үзе генә булган һәм ничек егылып төшкәнен хәтерләми. Аллага шөкер, куаклар аны имгәтүдән саклап калган, ди күрешеләр. Аларның сүзләренчә, мондый хәл пенсионер ханым белән беренче тапкыр гына булмаган икән инде.

Аны 7нче клиник хастаханәсенә алып киткәннәр. Тәнендә бәрелгән һәм сыдырылган урыннары булганы билгеле.

Мәгълъмат «События» сайтыннан алынды

Бәйле