Вәсилә Фәттахованың ире гаилә архивын ачты [фотогалерея]

Күптән түгел генә «Комсомольская правда» газетасы журналисты танылган җырчы Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Габдрәкыйпов белән гаилә альбомындагы фотоларны караган.

“Декабрь ахырында Вәсилә икенче баласын тапты. Бала вакытыннан алданрак туды, табиблар кесарев кисүен эшләргә булганнар. Барысы да яхшы бара кебек тоелган иде. Вәсилә Яңа елны өендә каршылады. Авырлыклар аннан соң килде.  Бәйрәмнәрдән соң мондый кайгы килер дип беркем дә уйламады”, ди Вәсилә Фәттахованың дуслары Эльвира һәм Радмир Усаевлар.

Җырчының якыннары төрле гайбәтләргә ышанмаска өнди: “Табибларны беркем дә гаепләми. Киресенчә, без аларга Вәсиләнең тормышы өчен көрәшкәннәренә рәхмәтле. Якыннар, бигрәк тә кызның әтисе, беркайчан да балаларын ташламас. Андый-мондый гайбәт сатуны туктатыгыз. Финанслар ягыннан ярдәмгә дә без мохтаҗ түгел”, диде алар.

Яңа туган кызның әбисе, 58 яшьлек Нәсимә ханым, бөтен гаиләләре белән баланың әтисенә булышачакларын әйтте. «Без бөтенебез бер өйдә яшәргә булдык: мин, ике улым һәм аларның гаиләләре. Баланы бергәләп үстерербез. Вәсиләне мин кызым итеп күрдем. Ул да миңа әни дип эндәшә иде. Бездән башка аның якыннары булмады. Ул бик ягымлы һәм игелекле иде. Беләсезме, Камилә Вәсилә һәм Илгизнең туйларының 8 еллыгы көнендә туды бит». Туганнары Вәсилә Фәттахова һәм Илгиз Габдрәкыйпов кызлары бик нык
әнисенә ошаган ди.

Урал Рәшитов композиторының“Туган як” җыры – “Бәллүр сандугач” фестивалендәге “Интернациональ җыр” номинациясендә җиңүче, “Татар җыры” фестивалендәге “10 еллыкның иң шәп хиты” номинациясе лауреаты. Шулай ук Вәсилә Фәттахованың “Ялгыз миләш”, “Алмагач чәчәге” җырлары да хитка әверелде.

Фото: Вәсилә Фәттахова һәм Илгиз Габдрәкыйпов гаиләсе архивыннан 

Бәйле