Быел әбиләр чуагы булырмы?

Метеорологлар Татарстанга җылы кайту-кайтмавын һәм сентябрь ае суык булуының сәбәбен әйттеләр.

Октябрь якынлашып килә, ләкин әбиләр чуагы һаман юк. Булырмы ул һәм кайчан? Синоптиклар булачак ди.

“Әбиләр чуагы –җылы,  һава аяз булган вакыт, шуңа да температура +20 градуска хәтле җитә. Безнең якларда әбиләр чуагы сентябрьнең икенче, өченче декадасында килә” диде КФУның экология һәм табигатьне куллану институтындагы метеорология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Ләкин 2016 елда әбиләр чуагы соңгабаб кала. Бу атнада ул әле килмәячәк. Бу күренешне без сентябрь ахырында яки октябрь башында күрербез, мөгаен.

“19 сентябрьгә хәтле әбиләр чуагы көтелми. Безгә төньяктан суык җилләр киләчәк. Һава торышы үзгәреп торачак (яңгыр, болытлы һава), температура +13-15 тән күтәрелмәячәк”, ди Переведенцев.

“Сентябрь безне гаҗәпләндерде, ләкин ул җәй китермәгән яңгырларны гына (норманың 20% яуды) кайтара. Хәзерге вакытта ай дәверендәге явымнар нормадан узып китте”, дип өстәп куйды метеорология кафедрасы мөдире.

Гадәттәгечә, әбиләр чуагы — һәр елны була торган күренеш, дәвамлылыгы белән генә аерылып тора. Мәсәлән, 2015 елда әбиләр чуагы Казанда 13 сентябрьдә башланып, ай азагына хәтле барды. Кайбер көннәрне температура +27 градуска җитте.

2014 елда ул 21 сентябрьдән 26 сентябрьгә кадәр булды, температура көндез +20 градус булып торды. 2013 елда әбиләр чуагы барлыгы өч көн – 15-17 сентябрьдә – барды, температура шулай ук +20 торды.

Алдагы көннәрдә республикада температура көндез +10-15 һәм төнлә +2-8 градус тәшкил итәчәк.

Мәгълүмат «События» сайтыннан алынды

Бәйле