Татарстанда «зебра»ларның яртысы дөрес куелмаган

Татарстанда «зебра»ларның яртысында төрле кимчелекләр бар. Бәлки, шуңа күрә җәяүлеләрне бәрдерүләрнең һәр өченчесе нәкъ җәяүләр күчү урынында буладыр (2016 ел башыннан бирле 3468 һәлакәт булган, 269 кеше үлгән, 4 меңнән артык кеше травма алган). Мондый борчулы статистика 15 сентябрьдә Татарстан хөкүмәт йорты утырышында хәбәр ителде.

“Татарстан президенты бүлеп чыгарган акча мәктәпләр янындагы билгеләр һәм ясалма тигезсезлекләрне төзекләндерергә генә җитә”, диде Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Артем Хохорин. Аның сүзе буенча, җәяүләр күчү урынын дәүләт стандарты буенча тулысынча төзекләндерү өчен 600 мең сум акча кирәк.

Мәгълүмат  e-kazan.ru сайтыннан алынды

 

Бәйле