«Ревизорро»ның элекке алып баручысы Елена Летучая Казан белән Чаллыга килмәскә булган

«Пятница» каналы алып баручысы Елена Летучая якын арада Казан һәм Чаллыга килмәячәк. Моның турында ул “Инстаграм”ында язып куйган.

“Кадерле дусларым! Кызганычка каршы, минем Казандагы (28 сентябрьдә) һәм Чаллыдагы (27 сентябрьдә) мастер-классларым кире кагылган. Бу хакта үзем дә уйламаганда белдем. Оештыручыларның эшләрен тиешле рәвештә башкармаганы өчен гафу үтенәм. Әлбәттә, мин сезгә килермен. Сезнең Елена Летучая”.

https://www.instagram.com/p/BKYznIAA3a2/?taken-by=elenapegas
Мастер-класслар булмавында Елена Летучая аның чыгышларын оештырган “Ике иптәш” (“Два товарища”) Казан агентлыгын гаепли.

“Безнең андый эшләрдә казынасы килми, ләкин интернеттан үзегез карагыз – бу Елена Летучая тарафыннан кире кагылган чараларның беренчесе түгел инде” дип җавап бирделәр шул агентлык хезмәткәрләре. Аларның фикеренчә, “Пятница” каналы алып баручысы үзен бик югары бәяли. Агентлык фикеренчә, Летучаяга Казанда һәм Чаллыда бик аз билет сатылган, ә авансны инде Елена ханым алып өлгергән, ул йөзәр меңнәр белән санала ди.

 

Бәйле