Чаллыда җинаятьчеләр пенсионер ханымны 100 мең сум акчасыз калдырган

16 сентябрь төнендә Чаллыда яшәгән 55 яшьлек пенсионер ханымга өй телефонына шалтыратканнар. Ир-ат аның улы икәнен белдерткән, һәм, чыннан да, борчулы тавыш ханымның улыныкына ошаган булган.

«Улы» бер хатын-кызны бәрдерткән өчен полиция тарафыннан тотылганын әйткән. Шуннан соң ханым белән икенче ир-ат сөйләшә башлаган. Ул аңа кесә телефонына шалтыраткан һәм үзен җинаять эшләрен тикшерүче итеп таныштырган. Ханымның “улына” карата җинаять эше ачылганы турында әйтеп, бу хәлдән ничек чыгарга мөмкинлеген аңлаткан.
“Тикшерүче” 150 мең сум акча сораган.

Җинаятьчеләр генә шулай кешеләрне алдаганын ханым аңлаган һәм бу сөйләшүне туктатып, туганнарына шалтыратырга булган. Ләкин ир-атлар пенсионер ханымны куркытып, аны ниятләрен кире кагырга мәҗбүр иткәннәр, “хәленә кереп”, акчаны киметеп бирүгә дә ризалашканнар.

Җинаятьчеләр, ханымга трубканы куярга мөмкинлек бирмичә, аның белән банкоматка “барганнар”. Ул шуннан алар әйткән счет номерына 100 мең сум акча җибәргән. Шулай ук трубканы куймыйча, ханым өенә дә кайтып җиткән.
Ниһаять, ир-атлар белән сөйләшеп бетергәч, ул ире һәм улына шалтыраткан. Улы трубкасын алмаган, ә ире бу хәлне белешергә сүз биргән һәм белгән дә.

Бераз вакыт узгач, пенсионер ханым улы (Чебоксарда студент) хәзерге вакытта йоклый һәм бернинди дә җинаять эшләмәгәнен белгән.
Ханым полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул Самара һәм Челәбедә теркәлгән абонент номерларына акча җибәргән булып чыкты. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре бу җинаятьчеләрне эзли.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы бөтен кешегә сак булырга, телефон җинаятьчеләре алдауларына ышанмаска өнди.
Телефоныгызга чит абоненттан СМС хәбәр килсә яки бер дә белмәгән кеше шалтыратса, аның үтенечләрен башкарырга ашыкмагыз.
Әгәр чит кеше, үзен полиция хезмәткәре итеп таныштырып, якын кешегез җинаять эшләгән дип, коткарыр өчен акча җибәрергә кушса (банк картасының номеры шунда ук телефоннан әйтелә), белегез – сезгә җинаятьче шалтырата.
Шунда ук сүз барган якыныгыз белән элемтэгэ кереп, дөресен белегез. Мондый шалтыратулар турында полициягә хәбәр итегез.

Мәгълүмат «16.мвд.рф» сайтыннан алынды

 

Бәйле