Бөгелмәдә табиблар ярдәменнән баш тарткан ир-ат өенә дә кайтып җитә алмаган

17 сентябрьдә Бөгелмәдә район үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлеге янында ир-ат гәүдәсен тапканнар.

Башы яраланган 32 яшьлек ир-атны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә илткәннәр. Ләкин ул, хәле болай да яхшы дип, табиблар ярдәменнән баш тарткан һәм, өенә кайтам дип, чыгып киткән.
Бүген иртә белән аның мәетен хастаханә янында тапканнар. Бу хәл буенча тикшерү башланган.

Мәгълүмат «Московский комсомолец» сайтыннан алынды
Фото: vladtime.ru сайтыннан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий