Татарстанда сайлаулар башланды

18 сентябрь көнне Россиядә Дәүләт Думасына җиденче чакырылышка депутатлар сайлау башкарыла. Татарстанда сайлау бүлекчәләре 8дән 20 сәгатькә кадәр ачык булачак. Кайсы сайлау бүлекчәсендә теркәлгәнен белмәүче сайлаучылар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайтындагы махсус бүлектә моны ачыклый ала. Биредә шулай фамилияләрен табып, сайлаучылар исемлегендә дә үзеңне ачыклап була.  

Республикада барлыгы 6 округ сайлау комиссиясе һәм 2812 участок сайлау комиссиясе оешкан, шуларның 48е сайлаучыларның вакытлыча яшәү урыннарында — хастаханәләрдә, аэропортларда, тимер юл системасында һ.б. Моннан тыш, 147 сайлау бүлекчәсе башка илләрдәге Россия илчелекләре һәм консуллыкларында ачылды.

Сайлау бүлекчәсенә паспорт белән килү зарур.

Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, бүгенге сайлауларда Татарстан Республикасыннан 2,933 млн сайлаучы катнашырга тиеш.

Дәүләт Думасының җиденче чакырылышына барлыгы 450 депутат сайланачак, шуларның 225е — РФ субъектларының бер мандатлы округларыннан, 225 исә — гомумфедераль партия исемлекләре аша депутат булачак. Шуңа күрә бүген сайлаучыларга ике бюльлетень бирелә: ак бюльлетеньдә 14 партия исемлеге, яшел бюльлетеньдә бер мандатлы округлардан депутатлар исемлеге басылган.

Татар-информ

Фото: inkazan.ru

Бәйле