Гүзәл Уразова үзе кебек популяр җырчы булу серен ача

Гүзәл Уразова өченче китабын чыгарган. Моның турында ул үзенең “Инстаграм”ында хәбәр итә.

“Хөрмәтле дуслар! Сезгә өченче китабымны тәкъдим итәсем килә. Бу китапта беркем дә әле белмәгән кызыклы фактлар,иҗат тормышыннан аерым мизгелләр, нюанслар җыелган. Тамашачыларның үтенече буенча, китап рус теленә тәрҗемә белән чыкты. Сез монда безнең турында фикерне Хәния Фәрхи, Фирдүс Тямаев, Радик Юльякшин, Филүс Каһиров кебек йолдызлардан, шулай ук сәясәтчеләр, дәүләт хезмәткәрләре һәм журналистлардан белә аласыз. Һәм, әлбәттә, Гүзәл Уразова “Ничек җырчы булырга” турында серен ачар”, дип язган җырчы.

 

Аның иҗатын яраткан кешеләрнең “Кайда сатып алырга мөмкин?” сорауларына Гүзәл Уразова болай җавап бирде:
“Хәзерге вакытта китапны безнең концертларда алырга мөмкин. Тиздән Urazova.ru интернет-сайтыннан заказ биреп булыр”.

 

 

Бәйле