— Чирләсәм дә, чирне аяк өсте үткәрәм, бик бирешеп бармыйм. Даруның да көченә ышанмыйм. Температура бик нык күтәрелеп китсә генә, “Парацетамол” эчәм, электән калган гадәт инде ул. Узган елны кыш буе битлек киеп, борынга “Оксолиновая мазь” сөртеп йөрдем, барыбер чирләдем. Миңа калса, вируслардан алай гына качып калып булмый.
Хастаханә – бик күңелле урын түгел. Ә табибларны бөтенләй сөймим! Бервакыт күзалларым караңгыланып, башым әйләнгәч, “Ашыгыч ярдәм” чакырткан идем, үкендем. Беренчедән, өй түренә аяк киемен дә салмый узалар. Без бит хастаханәдә алай йөрмибез, ишек төбендә үк бахилы киябез. Икенчедән, алар шундый тупас. Өйдә берүзем, ярдәмсез икәнемне аңлап алдылар – каты итеп эндәшәләр. “Мине берүземне калдырмагыз, куркам, хәлем бигрәк начар”, дигәч, “Психбольницага гына алып китә алабыз”, дип әйттеләр. Табиб кеше шундый була мени? Бер калак дару эчерделәр. Аннан соң ике тәүлек уяна алмый йокладым. Күрәсең, бүтән безне чакыртмасын, дигәннәрдер. Табиблар кулына калырга язмасын дим инде. Алар бер елмаеп кулыңнан тотса да, кырыкка менгән температураң төшеп китәр иде! Тик, кызганыч, андый ягымлы табиблар әлегә күргәнем булмады. Акча дип, барсының да күзләре “шакмакланган”. Түләүле табибка барсаң, анысы мәҗбүри тагын берничә түләүле табибка юллама бирәчәк, бушлай табибка барсаң, карамаячаклар да.