Казанда туристлар аяк басмаган Яңа татар бистәсе [видео сәяхәт]

Үткән атна азагында Яңа татар бистәсе серен саклаучылар аның ничек яшәве, кайсы биналар сакланып калуы, кайсылары җимерелүе, биредә кемнәр тормыш итүе турында сөйләде.

17 сентябрьдә Яңа татар бистәсе серләрен саклаучылар бистә буйлап фотосәяхәт уздырды. Сәяхәт Тинчурин паркыннан башланды. Аннары Мазут йорты, Иске Таш мәчете, беренче санлы татар гимназиясе, Ак мәчет, Яңа татар зираты, Ал мәчет (Ислам кабул ителүнең меңъеллыгы исемендәге мәдрәсә) белән танышу уздырды.

Экскурсияне Яңа татар бистәсендә яшәүче өлкән кешеләр, мәчет имамнары, мәдрәсә мөгаллимнәре, туган якны өйрәнүче белгечләр алып барды.

Сәяхәттә йөздөн артык кеше катнашты. Чараны Дөнья татар яшьләре форумы оештырды.

Илнар Харисов видеосы

Бәйле