Barbie курчагы бетмәс өчен мөселманга әйләнә [фото]

Русиядә Барби курчакларын сатырга рөхмәт ителмәскә мөмкин. Балалар өчен индустрия оешмалары ассоциациясе, уенчыкларны сату алдыннан психологик-педагогик экспертиза уздырганда, дини аспектка да игътибар итәргә тәкъдим итте.

Мисал буларак ассоциация вәкилләре Barbie курчагын китерде. Курчак Европа стандартлары буенча ачык киемгә киендерелә һәм бу мөселман традицияләренә туры килми. Шул хәл балаларның әхлакый-эмоциональ иминлегенә тәэсир итә ала.

Barbie үткән гасырның уртасыннан сатыла башлаган. Бу курчак зурлар тормышыннан төрле ситуацияләрне уйнарга ярдәм итәр өчен уйланып чыгарылган. Ул күп тапкыр тәнкыйтьләнгән. Аны, мәсәлән, анорексия һәм булимиягә өнди торган курчак дип әйткәннәр. 2012нче елда Иран үз территориясендә аны сатуны рөхсәт итми башлады.
2016нчы елның кышында “Barbie”не ясап чыгаручы “Mattel” компаниясе бу курчакны мөселманга әйләндерде.

Мәгълүмат ProKazan.ru сайтыннан алынды
Фото: starbom.com сайтыннан

Бәйле