Казанның үзәгендә җир астыннан куркыныч табылдыклар килеп чыга [фото]

Островский һәм Астрономический урамнарында җир казу вакытында 2,5 метр тирәнлектә кеше сөякләре табылган.

Хәзерге вакытта бу факт буенча тикшерү алып барыла – кеше җәсәде суд һәм медицина экспертизасына җибәрелгән.

Тикшерү комитеты фикеренчә, мәет 20-30 ел элек күмелгән. Экспертиза һәм бүтән чара нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Мәгълүмат kazan.mk.ru сайтыннан алынды
Фото: novostimigom.ru сайтыннан

Бәйле