Җырчы Резидә Ганиуллина Болгардагы клибына бәйле Вконтакте, Инстаграмда мөрәҗәгать белән чыкты

Урыс әйтмешли, теге яки бу вакыйганы “Каждый воспринимает по мере своей испорченности”.

Мин профессиональ сәхнәдә 10 елдан артык иҗат итәм, шуның соңгы 6 елы — Нәфкат Нигъматуллин иҗат төркемендә һәм “Кызлы йорт” 5 бертуган кыз проектында. Балачактан ук шәрыкъ дөньясына мөкиббән китеп, аның җырлары – биюләре белән мавыгып, шул биюләрне камил өйрәнү минем зур хыялым һәм максатым булды. Шуңа күрә дә шәрыкъ биюләре фестивальләрендә, конкурсларда катнашып, Гарәп Әмирлегендә, Төркиядә, Мисырда мастер-класслар алып, бу илләрдә контракт белән эшләп, яшәп, иҗат иттем. Шәрыкъ биюе минем өчен иҗатымның мәгънәсе дә, халәте дә.

Бу – минем стилем. Мин моның өчен вакытымны да, акчамны да җәлләмәдем. Шәрыкъ костюмнары бик зур чыгымнар сорый, билгеле. Минем шәрыкъ илләренең бик күп мәһабәт биналары, шул исәптән дин сарайлары фонында төшкән видео- фотоларым бихисап.

“Җаным” дигән җырга клипны үзебезнең Татарстанда, аның бик күп илләрнең асыл биналарына тиңдәш булырлык Болгар җирендә искиткеч Ак мәчет фонында төшерәсем килде.

резедаГаниуллина2Бу видеоязманы күреп, хәтта чит илләрдән дә шалтыратучылар булды, алар, сокланып: “Шундый гүзәл җир Татарстандамы?” – дип сорыйлар.

Бу фонны тема өчен, шәрыкъ стиле буларак алдык, клипны төшергәндә: “Эмиратка, Истамбулга барасы да юк, үзебезнең Татарстаныбызда горурланырлык гүзәл Ак мәчетебез бар бит”, — дигән ак уйлар килде.

Мин үзем татар кызы буларак, 5 вакыт намаз укымасам да, иманым һәрвакыт үзем белән, Аллага шөкер. Бисмилласыз көнем башланмый. Әле генә Корбан бәйрәмнәрендә ихластан корбан чалдырып, шулай ук башка дини бәйрәмнәрдә Коръән укытып, хәер – сәдакалар биреп торам. Аллага шөкер, күңелем пакъ, кешеләргә ярдәм итәргә мин һәрвакыт әзер. Безнең ислам дине иң чиста, иң ихлас, иң дустанә дин!

Әгәр дин әһелләрендә минем бу клип тискәре фикер уяткан икән, мине гафу итсеннәр, чөнки минем сәхнә образым шәрыкъ стилендә, биредә мин Ак мәчетне иң гүзәл бина итеп, ә биюләремне камил башкарып, тулаем сәнгать әсәре дип кабул иттем.

Минем иҗатымны игътибарсыз калдырмавыгыз өчен барчагызга да олуг рәхмәтлемен.

Рәхмәтемнең зурысы – дин әһелләренә. Чөнки бу болгавыр заманда динебезгә төрле агымнар, радикаль секталар кермәсен өчен күп эшләр эшләнәдер.

Мәчетләребез сагында шулай игътибарлы торганда, бернинди имансыз, карак, фахишә, ваххабит мәчет бусагасыннан узмаячак, Алла бирса. Әмма шәрыкъ биюе һәм биючесе стриптиз белән бөтенләй чагыштырылмый: җен башка, пәри башка.

Бию, җыр, нәфис сүз – ул эстрада жанры. Ә инде стриптиз – ул ресторан, төнге клублар жанры.

Тагын бер кат үпкәләүчеләр, миңа ачуланучылар алдында түбәнчелек белән гафу үтенәм.

Һәммәбезнең дә күңелләре чиста, кылган гамәлләре изге, ниятләре якты булсын, дуслар!

https://www.instagram.com/p/BKokNYQjbZB/?taken-by=rezeda_ganiullina

Бәйле