Татарстанда ИГИЛда хезмәт итәргә мөмкин кешене тотканнар

Татарстанда Сириядә “Ислам дәүләте”ндә (ИГИЛ) хезмәт итәргә мөмкин кешене тотканнар.

Татарстанда Сириядә “Ислам дәүләте” террористик оешмасында (ИГ, Русиядә рөхсәт ителмәгән) хезмәт итүдә шик тоткан Русия гражданины тотылган, дип хәбәр итә Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсенең иҗтимагый элемтәләр үзәге.

“Русиянең Татарстан буенча Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе һәм Русиянең Екатеринбург өлкәсе буенча Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе тарафыннан Әлмәт муниципаль районында 1978 елда туган Русия гражданины Шоев Шәрифбәк Шоди улы тотылган, ул “Чит дәүләттә шул дәүләтнең законнары белән каралмаган, Русия Федерациясе законнарына каршы килгән хәрби хезмәттә катнашу” җинаять эше буенча шик астында булган иде”, дип хәбәр ителә.

Билгеле булганча, Шоев 2013нче елда Сириядә булган, шунда “Ислам дәүләте” лагерьләрендә хәзерлек үткән һәм хәрби гамәлләрдә катнашкан.

2016 елда ул Русиягә кайткан.

Хәзерге вакытта Шоев Шәрифбәк Екатеринбург шәһәренә, элекке яшәү урынына конвой белән озатылган.

 

Мәгълүмат «Риа Новости» сайтыннан алынды
Фото: 3mv.ru сайтыннан

Бәйле