Дәүләт Думасына сайланган 10 депутат хөкемгә тартылган булган

Дәүләт Думасына сайланган 10 депутат хөкемгә тартылган булган, әмма бу аларның сайлануга тәкъдим ителү хокукын чикләми, дип хәбәр иткән Интерфакс агентлыгына РФ ҮСК рәисе урынбасары Николай Булаев.

«Сайлау көненә федераль исемлекләргә кергән 55 кандидатның хөкемгә тартылган булуы билгеле иде, әмма закон буенча ул кандидатлар сайлану хокукыннан мәхрүм түгел, аларга сайлауларда катнашырга ярый. Бүгенге көндә Дәүләт Думасына барьерны үткән партияләр исемлегендә 10 шундый кандидат калды», — дигән Булаев РФ ҮСК утырышында.

 

Мәгълүмат Татар Информ сайтыннан алынды

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий