Ак мәчет янында төшерелгән тагын бер клип дөнья күрде, бу юлы муллалар ни дияр? [видео]

Резедә Ганиуллинаның  Ак мәчет янындагы клибыннын чыккан шау-шу әле тынып өлгермәде, тамашачыларга Болгарда төшерелгән тагын бер клип тәкъдим ителде.

Яңа клип Россиянең халык, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең «Милли аһәң»инструменталь-хореографик композициясенә нигезләнеп төшерелгән. Ул бүген беренче тапкыр «Мәйдан» каналында күрсәтелде.

Сценарий авторы — Айдар Фәйзрахманов үзе. Клипның зур өлеше Болгарда төшерелгән, шулай ук Казан күренешләренә дә зур игътибар бирелгән.
Фото: info-islam.ru

 

Бәйле