Татарстанда һава температурасы 20 градустан югары булачак

25 сентябрьдә, синоптиклар фаразы буенча Татарстанда бераз болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем күзәтелми.

Җил көнчыгыштан, көньяк- көнчыгыштан, уртача.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, төнге сәгатьләрдә җылылык 7-12 градус булачак. Көндез 16-21 градус җылы торачак.

Икенче көнгә дә аяз һава торышы көтелә. Төнлә 8-11, көндез 19 градуска кадәр җылы булачак.

Татар-информ

Фото: sibkray.ru

Бәйле