Кәҗә артканнан-арта, аларның сөтеннән Әгерҗедә сыр цехы ачылырга мөмкин

Тирсә авылындагы шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы кәҗәләр санын арттырырга планлаштыра.

Әгерҗе районының Тирсә авылында сыр җитештерү предприятиесе ачылырга мөмкин. Шәхси ярдәмче хуҗалык тотучы Илнур һәм Нәзирә Фәсхетдиновларның шундый планнары бар, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы шулай ук кәҗәләр санын да арттырырга ниятли. Хәзер хуҗалыкта 8 кәҗә, сарыклар, тавыклар, казлар һәм индоуткалар бар.

«Без инде берничә ел романовская токымлы сарык үрчетәбез, алар күп бәрән китерә. Бәтиләргә сөт җитми иде, шуңа без кәҗә сатып алып, аларга кәҗә сөте эчертә башладык. Беренче кәҗәбез — Миля шулай барлыкка килде», — ди сөйләгән фермер.

Фәсхетдиновлар гаиләсе Әгерҗедә, Чаллыда, Ижауда авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләрендә актив катнаша. Фермерлар кәҗә сөте, каймак, эремчек, кефир сата.

 

Мәглүмат Татар Информ сайтыннан алынды

Бәйле