Филармония Резедә Ганиуллинаның концертын үткәртмәскә булган

27 сентябрьдә Резидә Ганиуллинаның концертын кире какканнар. Бу хәл җырчы, Болгардагы Ак мәчет янында шәрык биюен биеп, “Җаным” җырына клип төшерүе өчен булган скандал белән бәйле. Моның турында Татар дәүләт филармониясендә хәбәр ителде. Бу бинада 13 октябрьдә 18.30 сәгатьтә җырчы үзенең чыгышын ясарга тиеш булган.

Афишадан концертны нигә алганнарын филармониядә җавап бирә алмадылар. “Безгә концертны кире какканнар һәм ул булмачак дип хәбәр ителде”, дип җавап бирделәр һәм шунда ук билетларны теләгән вакытта кайтарып, акчасын кире алып булуын әйттеләр.

Үзенең концерты турында татар җырчысы Резидә Ганиуллина сентябрьдә үк “Вконтакте” битендә хәбәр иткән иде, шунда ук булачак чараның афишасын да элгән булган.

Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты җырчының “Җаным” клибын “Дингә ышанучыларның хисләрен мыскыллау” статьясы буенча тикшерүне дәвам итә.

Бәйле