Рөстәм Миңнеханов Канаданың хоккей залында нишләп йөри

Рөстәм Миңнеханов Канада һәм Европада хоккей үсешенә багышланган күргәзмәне карады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Торонтода Халыкара хоккей даны залында булды. Ул Канада һәм Европада хоккей үсешенә багышланган күргәзмәне карады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбуөгат хезмәте.

Кыска экскурсия барышында ТР Президентына музей тарихы, Милли хоккей лигасы рекордлары, атаклы хоккейчылар турында сөйләделәр.

Дан залы 1943 елда Кингстонда ачылган, ә 15 елдан соң Торонтога күчерелгән. Ел саен күргәзмәне 300 меңнән артык кеше тамаша кыла. Биредә ел саен Дан залына яңа шәхесне кертүгә багышланган тантаналы чара үтә. Милли хоккей лигасы (НХЛ) зонасында хәзерге заман командалары һәм уенчылары турында белеп була.

 

Мәглүмат Татар-информ сайтыннан алынды

Бәйле