Илназ Баһ шәфкать туташына гашыйк була [видео]

Татар эстрадасының популяр җырчысы Илназ Баһның «Йөрәгем яна» исемле җырына төшерелгән клибы табадан төште. Шаян рухта төшерелгән бу клипның сюжеты бик мавыктыргыч һәм кызыклы. Анда гади авыл халкы белән бергә таныш йөзләрне дә күрергә мөмкин.

– Клипны быел җәй ахырында Питрәч районы Шәле авылында режиссер, сценарист Замирә Рәҗәпова белән төшердек. Бу – Замирә белән башкарылган беренче уртак хезмәтебез. Ә клипның эчтәлеге болайрак: авыл медпунктына шәһәрдән шәфкать туташы кайта. Бу рольне Башкортстан кызы башкара. Аның чибәрлеге авыл егетләрен, шул исәптән мине дә таң калдыра. Шәһәр кызына тәмам гашыйк булгач, аны урларга ниятлибез. Ләкин әни янына өйгә алып кайткач, аның шәфкать туташы түгел, ә әбисе булуы ачыклана. Клипны төшерүдә ярдәм иткәннәре өчен Питрәч районы хакимиятенә, мәдәният бүлеге башлыгы Айгөл Хикмәтуллинага, Шәле авылы халкына, аеруча әбиләренә, «Рәвешләр» егетләренә, Замирәгә һәм аның төркеменә рәхмәтемне белдерәм, – дип сөйләде Intertat.ruхәбәрчесенә Илназ Баһ.

– Илназ, шаян сюжетлы клип кирәк, дип мөрәҗәгать иткәч, күз алдыма шушы сюжет килеп басты. Шәле авылында кыз урлау гадәте әле дә саклана икән, шуңа күрә бу идеяны юкка гына кертмәдек. Мин профессиональ актерлар белән эшләргә яратам. Ә кайбер җырчыларның моңа сәләте булмый, уйный белмиләр. Илназда исә актерлык осталыгы көчле. Ул куйган максатны тулысынча башкара алды. Кайбер күренешләр хәтта беренче дубльдан ук килеп чыкты, – дип белдерде популяр алып баручы, режиссер, сценарист Замирә Рәҗәпова.

 

Әйтергә кирәк, Замирә тарафыннан төшерелгән клипларның һәркайсы эчтәлекле һәм профессиональ булуы белән үзенчәлекле. Соңгы арада ул Вадим Захаров, Алсу һәм Азат Фазлыевларга клип төшерде, хәзер Рәфинә Ганиуллина, Зөлфия Шакирова кебек талантлы артистларга клип төшерү белән мәшгуль.

Бәйле