«Татар радиосы»ннан Гөлназ Сәфәрова дәүләт бүләге алгач Инстаграмда мөрәҗәгать белән чыга

1 октябрь Пирамида концертлар залында «Татар радиосы»ның 15 еллык туган көне уңаеннан зур тамаша узды. Радионың ди-джее, ун ел буе «Татар җыры» фестивален алып баручы Гөлназ Сәфәровага татар мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.

«Тыйнак эшчәнлегемне олы бәяләгән президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, халыкка, таныткан «Татар радиосына», продюсерым Радик Ивановичка, гаиләмә, әти-әниемә, әбиемә, ходаема рәхмәт. Ә иң зур рәхмәтем сезгә, мине яратып кабул итүче халкыма», ди Гөлназ Инстаграм битендә.

View this post on Instagram

Сегодня за вклад в развитие татарского эстрадного искусства мне присвоили почётное звание "Заслуженный артист Республики Татарстан". Татар эстрада сәнгатен үстерүгә керткән өлешем өчен бүген миңа "Татарстанның Атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирелде. Бүләкне ТРның Премьер- министр урынбасары Васил Шайхразиев тапшырды. Тыйнак эшчәнлегемне олы бәяләгән Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка @rusminnikhanov , халыкка таныткан "Татар радиосына" — җитәкчебез @dina_garaeva , "Барс-Медиа"продюсерлык үзәгенә, продюсерым Радик Ивановичка, гаиләмә,әти-әниемә,әбиемә,ходаема рәхмәт!!! ә Иң зур рәхмәтем сезгә,мине яратып кабул итүче халкыма! Всем спасибо за поздравления) Оперативное фото от супер фотографа @marat_hafizov MUA : @voronovaalla

A post shared by Gulnaz Safarova (@saffarka) on

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий