Казанга җитәрәк коточкыч юл һәлакәтендә ир, йөкле хатыны, әнисенең гомере өзелә [видео]

2 октябрь кичкә таба Казанга җитәрәк М-7 юлында коточкыч юл һәлакатендә өч кешенең гомере өзелә. Вконтактедагы танышлары сүзләренчә, DAF йөк машинасына (фурага) бәрелгән 14нче модель «Лада» автомобилендә МЧСта эшләүче ир, аның йөкле хатыны һәм әнисе була. Сытылган машина эченнән мәетләрне махсус җайланмалар ярдәмендә генә чыгара алганнар. Бәрелү мизгелен йөк машинасындагы видеорегистратор төшергән видео да чыкты. 

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий