Марсель Әхмәдуллин ТНВ, Болгар радиосынан китү сәбәпләрен сөйли [видео]

“Чәкчәк шоу”ны алып барган Марсель Әхмәдуллин “Болгар радиосы” белән саубуллашты. Матур гына эшләп килгән Марсель ни өчен китәргә булды икән? Аның үзе белән күрешеп сөйләштек.

– Марсель, “ТНВ”да эшләгән елларыңны сагынасыңмы?

– Анда нәкъ 14 ел элек килдем. Ул вакытта КДУның икенче курсында укып йөрим. Сентябрь ахыры иде. “ТНВ”да алып баручыларга кастинг игълан ителгән диделәр. Сүз “Яшьләр тукталышы” тапшыруы турында бара. Сөйләтеп карадылар, ситуация тәкъдим иттеләр. Алабыз диделәр. Әлеге тапшыруны алып бару һәм сюжетлар ясау эшен йөкләделәр. “Яшьләр тукталышы” (2002-06) белән “Тамчы шоу”да (2006-16) алып баручы, “Караоке батл”да (2015-16) мөхәррир, “Болгар радиосы”нда яңалыклар дикторы (2005-12), “Чәкчәк шоу”да (2012-16) алып баручы булып эшләдем.

– Ни өчен “ТНВ” телерадиокомпаниясеннән китәсең?

– Быел минем өчен үзгәрешләр елы булды. Яз көннәрендә каты авырдым. Берәү әйткән бит: “Яшәгән вакытта без барыбыз да йоклыйбыз, үлгәч кенә уянабыз” – дигән. Яшәү белән үлем арасында булу уятып җибәрде кебек. Җитди операциядән соң 3 ай больничныйда булдым. Шушы авыру мине күп кенә нәрсәләргә башкача карарга мәҗбүр итте. Тормыш рәвешен үзгәрттем. “ТНВ”дан китүнең оеткысы шул вакытта салынды. Больничныйдан чыгып бер ай эшләгәннән соң китү турында гариза яздым. Бер урында озак эшләгән дәвердә эшнең сыйфаты кими, бигрәк тә безнеке кебек иҗади эштә. Алып баручылар андый хилафлык җибәрергә тиеш түгелләр. Бу урынны башкаларга, эфирда уттай янып эшләргә атлыгып торучыларга бирергә булдым. Үземнең исә күңел ачу форматыннан “үскәнлегемне”, халыкка җитди, файдалы тема һәм рухи азык бирергә теләвемне аңладым. Радио форматында кәеф күтәргеч кенә буласым килмәде, гәрчә анысы да авыр хезмәт һәм барысының да кулыннан килми.

– Бу көннәрдә “Инстаграм” челтәренә “Болгар радиосы” белән туры эфирда саубуллашуны видеога төшереп куйдылар. Коллектив син киткәнне бик авыр кичерә кебек. Үзеңдә нинди хис-кичерешләр?

– Болгар радиосы коллективы белән бик авыр аерылдык. “Чәкчәк шоу”ны бергә алып барган Рөстәм Гайзуллин һәм Айгөл Хәйруллина бигрәк тә якын булып бетте. Рөстәм – бик тирән кичерешле, уникаль шәхес һәм чын дус. Гаҗәп талантлы актер һәм алып баручы. Нәрсәгә генә тотынса да, көл булганчы янып эшләүче. Айгөл – радиопрофессионал, ут хатын һәм көчле энергетикалы шәхес. Икесен дә бик хөрмәт итәм. Алар белән бер командада эшләгәнемә горурланам. Гомумән, радионың кадрлар потенциалы бик көчле.

– Яңа эш урының? Кайда сине күрә алачакбыз?

– Хезмәт кенәгәсен “ТНВ”дан алам да менә шушында илтеп тапшырам дигән урыным юк. Мәҗлесләр, туйлар-юбилейлар, контцертлар алып баруда, сценарий язуда зур тәҗрибәм бар. Әмма бу юнәлештә дә үзем өчен принципиаль үзгәрешләр кертергә карар кылдым. Хәзер аракылы мәҗлесләргә алынмыйм. Элек тә алып барган мәҗлесләрдә “күтәрик”, “йотып куйыйк” кебек сүзләрне принципиаль рәвештә әйтми торган идем. Әмма барыбер моның хәерле эшчәнлек булмаганын аңладым. Бәйрәмгә килгән кешене башка профессиональ чаралар белән ял иттерәсем, мәгънәле, җылы һәм шул ук вакытта бик күңелле чаралар белән кунакларның рухын күтәрәсем, мондый чараларга миллилек төсмерләрен өстисем һәм кайсыберләрен дин әдәбе буенча уздырасым килә.

Мисал өчен, никах туйлары һәм Коръән ашы форматындагы юбилей кичәләре хәзер бик тә популяр. Андый бәйрәмнәрнең үз спецификасы бар. Дин буенча белем таләп итә алар. Әмма андый чараларны да бик күңелле итеп уздырырга була. Бәйрәмнәргә негрлар яисә ярым шәрә Бразилия карнавалы кызларын чакыртып биетүнең матур түгеллеген аңлаган публикага бәйрәм уздыруның башка мәгънәле һәм күңелле төрләрен тәкъдим итәм. Туйлар хәзер бигрәк тә мәгънәсез бер чарага әйләнеп бетте. Көчле музыка һәм тамаша күрсәтүдән кала, туйның олы бер вазыйфасы – яшьләргә гомер буена җитәрлек “мәгълүмат” бирү, гаиләгә нигез салу эшчәнлеге онытылды. Туйга барып кеше арып кайта хәзер.

Башка уйлар да бар. Әмма ничек кенә булса да, халыкка файдалы һәм хәерле эшчәнлек белән генә шөгыльләнәсем килә. Бездән халык кына түгел, Ходай да риза булырлык итеп.

Акчарлак газетасы 

 

Бәйле