Аюлар Башкортстанның таулы-урманлы районнарында мал-туарга һөҗүм итә. Ишембай районында гына да бер атна эчендә аюлар дистәгә якын малга ташланган. Кешеләр малларын саклау өчен аюларны ата да алмый, моның өчен 500 мең сумга кадәр штраф җәзасы бирелә. Белгечләр аюларның һөҗүме артуны җәйнең эссе һәм коры килүе белән аңлата. Алар гадәттә кышлыкка майны җиләк-җимеш ашап җыйса, быелгы корылык урманда мондый ризыкны киметкән, шуңа күрә алар авыл хуҗалыклары тирәсенә якынрак килә, малларга һөҗүм итә. //Азатлык радиосы//