Илсөя Бәдретдинова игътибар үзәгендә, аның кулын сорыйлар, ә ул диван кибете ача

7 октябрь Казанда сәгать көндезге уникедә җырчы Илсөя Бәдретдинова диван сату кибетенең ачылыш тантанасына чакыра.

Сату ноктасы Нариманов урамы, 44 нче йорт адресындагы “Мебельный базар”ның яңа корпусында урнашкан. Хыялларны тормышка ашыру, бизнес өлкәсендә конкурентлык һәм алдагы көнгә планнар-өметләр – җырчы белән бүгенге сөйләшүебез әнә шул хакта булды.

– Бу эшкә бер дә уйламаганда тотындым дисәм дә була, – ди Илсөя. – Бөтенләй башка төрле эш белән Чиләбегә барган идем. Шунда бик кызыклы очрашу-танышу булды. Мине бик затлы, танылган “Бора” диваннар фабрикасы хуҗасы, аның гаиләсе белән таныштырдылар. Шуннан сөйләшеп утырдык та, алар мине болай гына, күреп китегез, әле дип, үзләренең фабрикаларына экскурcиягә алып бардылар. Сыйфатлы тукымалардан тегелә торган диваннарны, чиста, пөхтә эш процессын күргәч, шаккаттым. “Бу сиңа ниндидер бер подвалда эшләү түгел инде!” дигән уй узды башымнан. Фабрикадан кайткач, чәй табыны артында: “Менә мин фатирыма күптән түгел генә уртача бәягә диван сатып алган идем. Ул ике атнадан соң ук ватылды. Сезнең диваннарыгыз бик сыйфатлы. Ни өчен Казанда да үз кибетегезне ачмыйсыз?” – дип сорадым. Алар миңа Казанда конкурентлыкның көчле булуын, бизнесларының Чиләбедә дә гөрләп баруын әйтте. Шунан соң мин: “Әйдәгез, мин ачам кибет!” – дидем. Минем тиз генә мондый карарга килүемне җитди сүзгә дә алмаганнардыр, бәлки. Әмма икенче көнне инде мин бу идея белән ныклап янып, алар янына барып, бер диванның тукымаларын үзем сайлап, дизайнын ясап та карадым. Казанда үз кибетемне ачу идеясе менә шулай туды.

– Тимерне кызуында суккансыз инде алайса.

– Әйе, миңа хәзерге вакытта нинди дә булса бер зур эшкә тотынырга бик кирәк иде. Ә дизайнерлык – минем күптәнге хыялым. Мин бит беренче белемем буенча дизайнер. Шуңа күрә бу эш миңа бөтенләй чит-ят дип әйтә алмыйм. Кибетемдә сатуга куелган диваннарның тукымаларын, фурнитурасын үзем сайлыйм. Дизайны тулысынча үземнеке. Ярдәмчеләрем белән дә киңәшләшәм, әлбәттә. Шуңа күрә диваннарның сыйфаты өчен башым белән җавап бирәм!

– Конкурентлык та куркытып калмаган әле Сезне.

– Конкурентлык һәр өлкәдә дә җитәрлек. Әллә ул шоу-бизнеста юкмы? Алай дип торсаң булмый инде ул. Алтыннар коелыр дип бик зур өметләр багламыйм әлегә. Әмма иң мөһиме – хыял бар һәм шуны тормышка ашырырга теләк көчле! Кеше сәламәтлегенә зыян килә торган продукт тәкъдим итмим, биредә чыннан да сыйфатлы җиһаз сатыла. Кибет инде эшли башлады, әлегә анда уналты төрле диван бар. Тантаналы ачылышка күптәнге хыялым булган – кып-кызыл төсле диванымны әзерләп кайтарырга тиешләр… Аллага тапшырдык инде! – диде Илсөя безгә.

Сәхнәдә үз йөзе, үз стиле, көчле энергетикасы белән ут яндырып торган җырчының диваннары да бик үзенчәкле һәм затлы булырга охшап тора. Килеп күрегез, үкенмәссез! Үзем каршы алам, тәмле чәйләр эчерәм, дип тә вәгъдә итә җырчы.

P.S. Сүз уңаеннан, кичә Илсөя үзе Уфада гастрольләрдә йөргән вакытта бер диванын сатып алып та киткәннәр! Хәер, диванга гына түгел, җырчының үзенә дә күз төшерүчеләр юлында очрап кына тора икән. Уфадагы концерт вакытында да 26 яшьлек бер ир-ат чәчәк бәйләме һәм балдак белән сәхнәгә менеп, җырчыга мәхәббәтен аңлаткан. Алай гына да түгел, егет бик әрсез булып чыккан. Бөтен тамашачы алдында: “Мин Илсөяне яратам! Ул миннән бала табарга тиеш!” – дип белдергән. Артык хисчән егетне алып китәргә хәтта полицияне җәлеп итәргә туры килгән. “Соңгы җырымны да җырлый алмадым хәтта. Бәласеннән баш-аяк, дип, сакчылар астында үземне тиз арада кунакханәгә озаттылар”, – ди Илсөя.

Зөһрә Садыйкова, Шәһри Казан

Бәйле