«Татар радиосы»ннан Айваз Садыров спортзалга йөрмичә дә төз гәүдәле булу серен әйтте

«Татар радиосы»ның баш мөхәррире Айваз әфәнде Садыровның искиткечтөз гәүдәсе күпләрне гаҗәпләндерәдер, мөгаен. Айвазның алай тырышып спорт белән шөгыльләнергә вакыты юк, ди. «Эшнең» нидә икәнлеген белергә теләп аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Айваз әфәнде, быел туган ягыгыз Арчага бәрәңге алырга кайттыгызмы?

— Махсус кайтырга җыендым. Ул атнага бернинди башка эш планлаштырмадым. Кичтән кайтып, иртәгәсен яңа көч белән бәрәңге казырга дип ниятләп ятып йоклаган идем, иртән уянуыма  – коеп яңгыр ява.Шуңа бәрәңген алып булмады.Нәүмизләнеп китеп бардым инде.Икенче атнада эш чыгып, авылга кайтып булмады, ә өченчесендә мин кайтуга бәрәңгене алып бетереп куйганнар иде инде.

— Димәк бакча, яшелчә уңышы җыюга бөтенләй эләкмәдегез?

— Алай димәс идем. Безнең Арчадагы бакчада бәрәңгедән тыш күпләп кишер дә үсә ич. Менә аны алдым, казыдым, капчыкларга тутырып базга урнаштырдым.

— Шуңа, быел син бәрәңге казышмадың дип, кышын бәрәңгедән мәхрүм итсәләр дә, ичмасам тулы хокук белән кишер ашап яши алачаксың?

— Әлбәттә. Яратам мин кишер диетасын. Казыгында ук ашый башлаган идем инде.

— Бәлки сезнең искиткеч төз гәүдәле булуыгызның сере дә шул кишер диетасынннандыр?

— Бәлки шулайдыр да…

Илфак Шиһапов, Шәһри Казан

Бәйле