Башкортстанда аюлар артыннан бүреләр дә малларга ташлана башлаган [фото]

Башкортстанның Балтач районы Көнтүгеш авылындагы шәхси хуҗалыклардагы сарыкларны бүреләр буган. Бу хакта «Балтач таңнары» газетасы журналисты Дамир Хәйретдинов яза.

«Көнтүгештә мөгезле вак терлекләрен гомум көтүгә кушмаган шәхси хуҗалыклар бар. Күпчелек ихаталарда асралган сарыклар ирекле көтүләнә. Гадәттә, алар авылдан ерак китмиләр», дип яза «Балтач таңнары».

«Сарыкларым һәркөнне 19:00 сәгатьтән соң ихатага кайталар иде. 4 октябрь көнне 17:00 сәгатьтә аларны гел көтүләнгән урыннарында күрдек. Үзем унике баш сарык асрыйм, бу көнне кич 4 сарыгым кайтмады. Эзләдек, ләкин кайтмаган сарыкларны таба алмадык. Иртәнгә малларга бүреләр һөҗүм итүе турында билгеле булды. Өч сарыгымның үләксәләрен таптык. Берсенең язмышы билгесез. Бүре тырнагыннан исән калган бер сарыгым иртән ихатага кайткач бәрәнләде»,  дип сөйләгән зыян күрүчеләрнең берсе Рәфисә Гәрәева.

Ерткычлар тешеннән зыян күргән сарыкларның кайсының муены җәрәхәтләнеп каны эчелгән. Тиресе генә торып калган корбаннар да бар. Бүреләр балаларын өйрәтергә чыккан булгандыр, күрәсең. Җәрәхәтләнеп, ерткыч тырнагыннан исән котылган маллар да бар.

«Иртән бер сарыгыбыз җәрәхәтләнеп кайтты. Муеныннан кан килеп тора иде. Җәрәхәт урынын эшкәртеп, “бәхетле” сарыкны абзарга кертеп ябып куйдым», ди гомер буена ветеринария хезмәткәре булып эшләгән Фидаим Сабиров. Аның да бер сарыгы табылмаган.

Хәмзә Фәезов, Фигать Шамсуновлар ихатасында асралган малларга да бүреләр зыян китергән.

Август—октябрь айларында Көнтүгеш авылында мондый хәл ел саен диярлек теркәлә.

«Бу хәлдән соң кич урамга чыгарга да куркабыз,» диләр көнтүгешлеләр.

%d0%b1%d0%b0%d0%bb%d1%82%d0%b0%d1%87

baltaci.ru

Татар-информ

Бәйле