Илсөя Бәдретдинова кибет ачылышында һәр килгән кунакны үзе каршы алды [видео]

7нче октябрьдә Казан үзәгендә урнашкан “Мебельный базар”ның беренче катында Илсөя Бәдретдинованың диваннар сатыла торган шәхси китебе ачылды. Анда фабриканың җитәкчеләре, җырчының иҗатташ дуслары җыелган иде.

Кунаклар диваннарны карап, тотып, аңа утырып, сыйфатын үзләре тикшереп карады. Алай гына да түгел, Илсөя үзенең кибетенә кунакка килгән һәр кешене ягымлы йөзе белән каршы алып, һәрберсе белән фотога төшеп, кайнар чәе һәм тәмле ризыклары белән сыйлап та җибәрде.

— Бөтен материаллар да чит илдән кайтартылган, югары сыйфатлы. Алга таба ни буласын белмим, әмма мин үз диваннарымны яратам. Ә үзем яратмаган әйберне мин кешегә тәкъдим итә алмыйм. Концертлардан бушаган арадаһәрвакыт шушында булачакмын. Килегез, болай гына, мине күрер өчен генә булса да килеп китегез. Ә бүгенге шушы минем өчен бик тә мөһим булган чарага вакытыгызны кызганмыйча килгәнсез икән, бик зур рәхмәт сезгә,  диде ул.

Кибет ачылышындагыбер генә кунак та монда очраклы гына килмәгән иде. Мәсәлән, Казанда яшәүче Илсөя исемле ханым:
— Илсөянең үзен дә, аның иҗатын да бик хөрмәт итәм. Менә шулай туры килде, фатирыбыздагы җиһазларны яңартырга булдык. Һәм шушы көннәрдә Илсөянең кибете ачылышы турында ишеттек. Башка кибетләрдән алмыйча, җырчының үзен дә күрербез дип, шушы көнне махсус көттек. Күңелебезгә хуш килгән берничә диванны карап та куйдык инде. Ахыргы вариантын сайлап аласы гына калды, диде җырчының адашы.

Шулай ук Казаннан булган Фәнил әфәнде дә әлеге кибеттә сатылуга куелган диваннардан ниндидер җылы бөркелеп торуын әйтте. “Соңгы вакытта кибетләрдә күннән эшләнгән җиһазларны тәкъдим итәләр. Ә алар салкын. Монда тәкъдим ителгәннәрнең төсләре дә җылы,материаллары да яхшы”,  диде ул.

Бәйрәм атмосферасына тагын да ямь өстәп, Илсөянең һәм иҗатташ дусты Римма Никитинаның җырлары яңгырады. Без дә җырчыны тормышындагы әлеге зур вакыйга белән котлыйбыз. Уңышлар телибез сиңа, Илсөя!

Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан

Бәйле