Ришат Төхвәтуллин яңа клиплары булмау сәбәбен, Казан концертына бәйле яңалык җиткерә

Беренчедән, инде популяр җырчы Ришат Төхвәтуллинның 18, 19 октябрьдә Казанда узачак концертына билетлар сатылып беткән икән. Әле билет алып булыр дигән кешеләргә бу көтелмәгән яңалык була. Аларга башка концертыларын көтәргә туры киләчәк. Икенчедән, Ришатның быел яңа клиплары булмады диярлек, тамашачылар моның сәбәбен белергә тели.  

-Чыннан да бу безнең кул җитеп бетмәгән бер ягыбыз булып тора. Яңа клип төшерергә вакыт тарлыгы комачаулый. Әмма минем иҗатымны хөрмәт иткән тамашачыма шуны әйтә алам: якын киләчәктә клип төшерербез дигән уебыз бар. Әлегә без төркемебез белән гастрольләрдә йөрибез, ди җырчы Ришат Төхвәтуллин Шәһри Казан газетасына.

Бәйле