Түбән Камадан 11 яшьлек малай Казан мэры булып алды [видео]

11 яшьлек Джейхун Әхмәтов 11 октябрьдә Казан мэры булып алды.

Инде күптәннән Татарстан башкаласы мэры булырга хыялланган 11 яшьлек Джейхун Әхмәтов бүген Казан ратушасында шәһәр башлыгы кәнәфиенә утырып карады. Мәктәп укучысының хыялын тормышка ашырырга Казан Мэры Илсур Метшин ярдәм итте. Ул Джейхун, аның әтисе һәм сеңлесе белән очрашты.

Мәктәп укучысы шәһәр башлыгының эш өстәле янында бик теләп фотога төште һәм Казан Мэрының вазыйфаи билгесен кулында тотып карады.

Джейхунның хыялы «Минем белән хыяллан» проекты ярдәмендә чынга ашкан. Әлеге проектны 2014 елда «Безнең эш» иҗтимагый хәрәкәте булдырган. Хәйрия проекты кеше тормышы өчен куркыныч чирләр белән авыручы балаларның хыялларын чынга ашырырга ярдәм итә. «Минем белән хыяллан» проекты җитәкчесе Светлана Салмина сөйләвенчә, ике ел эчендә әлеге проектта 20 бала катнашкан. «Хыялларның барысы да бик уникаль», — диде ул.

Джейхун Әхмәтовка табиблар Беркитт лимфомасы диагнозын куйганнар. Малай әти-әнисе һәм ике сеңлесе белән Түбән Камада яши. «Минем җитди мәсьәләләрне чишәсем, дипломат тотып йөрисем һәм шәһәр мэры буласым килә», — дип сөйләгән ул проектны оештыручыларга.

Илсур Метшин фонд мөрәҗәгатен шунда ук кабул иткән, малайның исә Казан мэры булып карау хыялы чынга ашкан.

Сөйләшү барышында Казан мэры һәм Джейхунны математика, җәмгыять белеме, тарих һәм спортка булган мәхәббәт берләштерүе ачыкланды. Джейхун Илсур Метшинга үзенең футбол, хоккей, йөзү, шахмат белән шөгыльләнүе турында сөйләде. Казан Мэры малайның мавыгуларын хуплады, шахмат аналитик фикерләү сәләтен яхшырта, хоккей катлаулы мизгелләрдә үз командаңа булышып, лидерлык сыйфатларын ачыкларга ярдәм итә диде. Футбол клубы президенты буларак Илсур Метшин Джейхунга «Рубин» футболкасын һәм футбол клубының тарихы һәм уенчылары белән танышу мөмкинлеге бирә торган «Рубин көндәлеген» тапшырды. «Игелекле гамәлләр көндәлеге» тагын бер бүләк булды. «Игелекле гамәлләр кылган вакытта һәм игелекле эшләр башкарганда, әтиең белән әниең әлеге көндәлеккә тамгалар ябыштырырлар», — дип аңлатты Илсур Метшин.

Шәһәр башлыгы кунактан мэр булу өчен нинди сыйфатлар кирәклеге белән кызыксынды. Малай үз-үзенә ышанып, акыл һәм эшләтү сәләте кирәк дип җавап бирде. Казан Мэры шулай ук яхшы итеп укырга кирәклеген әйтеп үтте. «Уку – ул хәзерге вакытта синең өчен иң җаваплы эш, һәм син аңа зур игътибар бирергә тиеш», — диде Илсур Метшин.

Джейхун мэр кәнәфиеннән «Казан Арена» стадионына юл тотты. Ул биредә «Sellout Sport System» спорт маркетингы агентлыгы белгечләре катнашында үткән уен киңәшмәсендә катнашты. Моннан тыш, «Лидер көне» кысаларында Джейхун лидерлык буенча үткән дәрестә дә булды. Әлеге чараны «TeamSoft» тренинг үзәге әзерләгән иде.

http://www.kzn.ru/

 

 

Бәйле