Oscar & c7c5 «Буяулар»ыннан соң Камал театры нинди төскә керер?

Заманча татар музыкасының иң кызык вәкилләреннән берсе булган төркем бу елны «Нинди рәхәт» тәүге альбомын чыгарды. «Грейпфрут» һәм «Акыл иясе» җырларына үзенчәлекле клиплар төшерелгән. Музыкантлар «Мин татарча сөйләшәм», «Исэн!fest», «Тәмле Казан» и «Урам мәдәнияте көннәре» фестивальләрендә, шәһәрнең яшьләр көнендә һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумында чыгыш ясадылар. Бу көзне алар Рәдиф Кашапов белән бергә 9 Татарстан районы буенча тур оештырдылар. Аның йомгагы — иң яхшы материалны туплаган Казандагы зур концерт.

2748272857

Һәм бу гади генә тере чыгыш түгел. Бу – иҗади кешенең фикерләренә һәм кичереш багышланган перформанс. Нигезендә – көндәлеге аша тамаша белән аралаша торган гомумиләштерелгән рәссам сүрәте. Бөтен монологлар татарстан рәссамнарының чын тарихларына нигезләнгән. Алар арасында — Ирик Мусин, Ленар Ахметов, Ирина Антонова, Хәмзә Шәрипов, Әлфрид Шәймәрданов һәм башкалар. Сценарий автор – журналист һәм музыкант Рәдиф Кашапов.

Концертны Yummy Music лейблы оештыру. Yummy Music — Татарстанда бердәнбер альтернатив татар музыкасын әйдәп баручы лейбл. Оскарның ижаты белән сез  yummymusic.ru сайтында һәм YouTube рәсми каналында таныша аласыз:

https://www.youtube.com/channel/UC7dT-ldZzjdBB_xuSzGBTog

https://vk.com/oscarinkamal

https://www.facebook.com/events/578063035735834/

20 октябрь, 20.00

Oscar & c7c5 — «Буяулар»

Билетлар Камал театры кассалында һәм kassir.ru сайтында сатыла. Театр кассасы телефон: (843) 293-03-74. Kassir.ru телефоны: (843) 512-25-35. Белешмәләр өчен: (843) 253-34-83.

Бәйле