– Без Айдар белән өйләнешкәндә, аның беренче хатыныннан Тимур исемле өч яшьлек улы бар иде. Аларның аралашуына бервакытта да чик куймадым. Әти-әнинең юллары аерылуда баланың бер гаебе дә юк. Балага, аеруча ир балага, кеше булып формалашуда, тормышта үз урынын табуда әти кирәк. Әтисез үскән балалар бик күп хәзер. Андыйларга җәмгыятьтә үз-үзләрен табу барыннан да бигрәк авыр, дип саныйм. Айдар белән гаилә корган елларда Тимур бездә бик еш кунак була иде. Килсен, әтиле булып үссен, дидем. Яшермим, «Бәлки минем балам булмас? Аннан соң Айдар белән мөнәсәбәтләребез нинди борылыш алыр?» – дигән уйлар да килде башыма. Баласына карата булган яхшы мөнәсәбәтемне күргәч, иремнең дә миңа хөрмәте арта гына төште. Улыбыз Әмир белән йөкле вакытымда Тимур, эчемне сыпырып: «Ә минем энем кайчан безнең янга чыга инде? Мин аның белән уйнар идем», – дип әйтә торган иде. Хәзер дә Тимур белән Әмир арасында туганлык җепләре көчле. Тимурга декабрьдә тугыз яшь тула. Мәктәптә укый башлагач, очрашулары сирәгәйде. Әмир абыйсын бик ярата, шуңа күрә озаграк күрешмәсәләр, сагынып елый.
«Шәһри Казан»нан алынды