Татарстанда юл-транспорт һәлакәте булуның сәбәпләре ачыкланды

Татарстан куркынычсызлык буенча Россия юллары рейтингында иң азаккы урынга урнашкан. Елның 8 аена ясалган күзәтү һәм тикшерүләрдән чыгып, шундый нәтиҗә ясалган.

Әлеге тикшеренүләрне «Россия юллары куркынычсызлыгы өчен» дип аталган үзәк белгечләре уздырган. Халкы 1 миллионнан күбрәк булган һәм юлларының гомуми озынлыгы 5 мең чакрымнан артып киткән 53 төбәк рейтингында Татарстан иң соңгы урынга урнашкан. Үзәк белгечләре Татарстан белән бәйле түбәндәге саннарга тукталган: юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләр – 150, имгәнүчеләр – 2268 кеше, һәлакәтләр саны – 1880.

4db9890db074979bc2b6814b0a486cde

 

 

Гыйнвар-август аенда иң куркынычсыз юллар исемлеге рейтингында беренче баскычка Төмән өлкәсе күтәрелде. Икенче баскычта – Томск, өченчедә – Удмуртия.

 

«Интертат.ру»дан алынды

Бәйле