Дөньяның гадәти булмаган кунакханәләре белән танышабыз [фото-видео]

Туристларны җәлеп итү максатыннан төрле илләрдә гадәти булмаган хезмәтләр күрсәтәләр.//Азатлык радиосы//

Су асты кунакханәләре, капсул номерлар, галәм кунакханәсе – бу проектлар футуристикадан чын тормышка керә бара. Архитектура шедевр исеменә лаеклы буларлык, туристларның төрле калынлыкта кесәләренә яраклаштырылган кызыклы кунакханәләрне тупларга булдык.

1. Капсуллы кунакханә

Бу төрдәге хостеллар берничә дистә ел элек Япониядә барлыкка килде. Халык саны зур булып, кечкенә мәйданга ия булган илдә алар шактый мантыйклы. Эш шунда: һәр кешегә шәхси урын (номер) бирелә, тик бер зур бүлмәдә йөзәр андый капсул урнаштырга мөмкин.

Япониянең Осака шәһәрендә капсуллы кунакханә

Япониянең Осака шәһәрендә капсуллы кунакханә

Бүгенге көндә андый төрдәге хостеллар бар дөнья буйлап ачыла башлаган. Мисал өчен, Мәскәүдә инде берничә капсуллы кунакханә эшли. Азатлык хәбәрчесе әле яңа ачылган берсен сынап карарга булды.

Мәскәүдә уртача сыйфатлы гадәти хостелларда бер төн куну якынча 600-800 сумга чыга. Үзең генә аерым бүлмәдә йоклыйм дисәң, бәяләр күпкә югарырак. Без кунган капсуллы хостелда исә бер төн 900 сумга чыкты. Кешегә кирәк булган аерым «бүлмә», башка кунакларны күреп-ишетмичә тыныч төн үткәреп булды.

Мәскәүнең капсуллы хостелындагы номер

Мәскәүнең капсуллы хостелындагы номер

Күп кешеләрне тарлык куркыта, мондый номерлардан хәтта «табут» дип көлүчеләр бар. Ләкин капсул шактый киң, биеклеге дә утырырлык. Һава вентиляциясе яхшы, үз көзгең, электр чыганаклары һәм ут бар.

Нәтиҗә ясаганда, бюджетлы сәфәрләр өчен бик кулай вариант булып чыга. Мондый төрдәге капсул хостелларны инде шактый күп илдә табып була.

2. Су асты кунакханәсе

Бу вариант арзан сәфәрләр өчен түгел. «Poseidon Undersea Resort» дигән кунакханә Фиджи утрауларында урнаша. Ул әле рәсми ачылмаган, тик сайтта инде алдан заказ биреп була. Ләкин биредә һәркем ял итә алмас. Бер атнага ике кешелек номер бәясе 30 мең доллар.

Ике кешелек номер проекты

Ике кешелек номер проекты

Су астында 12 метр тирәнлектә 12 номер урнаша. Һәрберсе – 51 кв.м зурлыктагы аерым герметик капсул. Күз алдына китермәслек иминлек шартлары белән төзелгән номерлар тропик диңгезнең манзарасын тәкъдим итә. Шул ук вакытта, диңгез ягыннан номер эчен күреп булмый.

Су астына кунаклар махсус лифтта төшә. Номерлардан тыш кунакханәдә фитнес бүлмәсе, спа, ресторан, кибетләр, кунакханә һәм хәтта конференц-зал каралган.

3. Бамбуклы утар

Таиланд кунаклар өчен яңа биш йолдызлы Keemala кунакханәсен ачкан. Андаман диңгезе күренешле, агачлардагы номерларга балалар белән урнашып булмый, кагыйдәсе шундый.

Keemala кунакханәсе йортлары

Keemala кунакханәсе йортлары

Һәр номерның үзенең мультимедиа системы, кунак бүлмәсе һәм матур күренешле террасасы бар. Тик мондый ял бәясе дә гадәти турист кесәсенә туры килми.

4. Галәмдә ял

Бу кунакханә әлегә проект кына, тик масштабы шулкадәр зур ки, аның турында сөйләми булмый. Эш Bigelow Aerospace ширкәте тарафыннан булдырылган концепция нигезендә алып барыла, ләкин ачылыш вакыты билгесез.

Мәгълүм булганча, инде берничә ел галәм туризмы эшли. Җитәрлек акчасы булган кеше Җир шары орбитасына чыгып, галәм матурлыгы белән ләззәтләнә ала. Мондый туристлар өчен кунакханә кирәк ди Bigelow Aerospace.

Кунакханә Җир орбитасында әйләнәчәк Skywalker галәм станциясендә булачак. Бер төн куну бәясе якынча бер миллион доллар. Эксперименталь торак бүлмәләрен инде сынап караганнар, дөрес, кунаклары бөҗәк-кортлар булган.

5. «Тиле йорт»

Бу кунакханә шулай атала да – «Crazy house hotel» («тиле йорт кунакханәсе»). Бина әкияти йорт стилендә төзелгән. Гомуми күренеше төрле декортатив элементлы агачны хәтерләтә. Кунакханә Вьетнамда 1990 елда төзелгән.


Вьетнам архитекторы Данг Вьет Нга аны экспрессионизм рухында проектлаган. Иҗатына испан архитекторы Антони Гауди да нык тәэсир иткән. Бу кунакханәне дөньядагы иң «сәер» биналарның берсе дип атыйлар. Шунысы кызык, вьетнамнар үзләре аны яратмый диләр, шуңа анда туристларны гына күреп була.

Биредә бер төн куну якынча 25 еврога төшәчәк. Хуҗалары бизнесны отышлы оештырган: төнлә туристлар куну акчасын түләсәләр, көндез кунакханә буйлап түләүле экскурсияләр оештырыла.

Бәйле